САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өйрәнүләрдә генә кулланыйк

1 нче март - Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне. Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы 1972 нче елдан эшләп килсә дә, бу көнне истәлекле дата буларак билгеләп үтү турында карар оешманың Генераль ассамблеясының 1990 нчы елның 18 нче декабрендә узган 9 нчы сессиясендә генә кабул ителде. Әлеге карарны кабул иткәндә, халыкның милли гражданнар...

1 нче март - Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне. Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы 1972 нче елдан эшләп килсә дә, бу көнне истәлекле дата буларак билгеләп үтү турында карар оешманың Генераль ассамблеясының 1990 нчы елның 18 нче декабрендә узган 9 нчы сессиясендә генә кабул ителде.
Әлеге карарны кабул иткәндә, халыкның милли гражданнар оборонасының бурычларына, гражданнарны саклау һәм гадәттән тыш хәлләргә каршы тору нигезләренә якын килүенә ирешү максаты куелган иде.
Республиканың гражданнар оборонасы үз эченә Гадәттән тыш хәлләр идарәсен, идарәнең район бүлекчәләрен, янгын сүндерү бүлекчәләрен, эвакуацияләү органнарын, штаттан тыш авария-коткару берләшмәләрен ала. ТР Гражданнар оборонасын Премьер-министр Илдар Халиков җитәкли. Муниципаль дәрәҗәдә бу эш район башлыкларына йөкләнгән. Гражданнар оборонасы илнең милли куркынычсызлыгын тәэмин итү системасының бер элементы, гадәттән тыш хәлләрдә халыкның һәм территорияләрнең иминлеген тәэмин итүнең нигезе булып тора. Республиканың гражданнар оборонасы хезмәтләренең әзерлекләре, мөмкинлекләренә ышаныч зур. Моны 2010 нчы елгы урманнар һәм торфлыклардагы янгыннар, 2011 нче ел башындагы бозлы яңгырлар, шул ук елда Удмуртиядәге хәрби складта шартлау һәм башка гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерү буенча эшләр дә ачык күрсәтә. «Республика халкына гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрдән саклану күнекмәләрен тормышта кулланырга туры килмәсен иде, - ди Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе начальнигы Рафис Хәбибуллин. - Тик без барына да әзер булырга тиешбез…» Әйе, беренче медицина ярдәме күрсәтү, ашыгыч эвакуацияләү юлларын белү, шәхси саклану чараларын дөрес куллану, коткару җайланмаларыннан файдалана белү мәктәптән үк өйрәтелә. Шулай да аларны гамәлдә кулланырга насыйп булмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев