САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Җырлы балачак илендә” бәйгесенең гала-концерты үтте

Кичә район мәдәният йортында авыл җирлекләрендәге талантлы балаларның XIV районкүләм “Җырлы балачак илендә” бәйгесенең гала-концерты булды.

Бәйге иң элек зоналарда үткәрелде. Анда 4-17 яшьлек балалар өч яшь категориясенә бүленеп, вокал-соло, вокаль ансамбльләр, хореография, уен кораллары, халык авыз иҗаты, конферанс һәм нәфис сүз номинацияләрендә осталыкларын күрсәттеләр. Иң яхшы чыгышлар гала-концертка үтте. Җиңүчеләргә, призлы урыннар алучыларга һәм уңышлы чыгыш ясаучыларга оештыручыларның бүләкләре тапшырылды. Аларны шулай ук киноучреждение директоры Ринат Шәрәфетдинов һәм район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее директоры Дания Кәшипова бүләкләп үттеләр.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X