САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Җырлы бакча” балачакка алып кайтты

Бүген Сарманның Илһам Шакиров исемендәге сәнгать мәктәбендә “Җырлы бакча” китабын тәкъдир итү кичәсе узды.

Анда районның балалар бакчаларыннан тәрбиячеләр, балалар, әти-әниләр чакырулы иде. Китапның авторы - Татарстанның «Барлау» һәвәскәр композиторлар Берлеге иҗтимагый оешмасы әгьзасы, үзешчән композитор Гөлнара Якупова-Мөхәмметдинова. Бу - райондашыбызның дөнья күргән өченче китабы. “Җырлы бакча” дип исемләнгән әлеге җыентыкка Гөлнара Рәис кызының җырларыннан тыш үзешчән композиторлар Миләүшә Хәкимуллина, Ландыш Зарипованың да балалар бакчаларына һәм төрле яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган җырлары кертелгән.
Җыентыкта балалар өчен ясалган төсле рәсемнәр дә бар. Аларны сәнгать мәктәбе рәссамнары Гүзәл Әһелтдинова, Лилия Әбделкәримова, Руслана Мөстәхыймова, Әлфия Сәхәбетдинова, Айрат Хәертдинов ясаганнар.
Кичәдә һәр иҗат кешесенә карата матур сүзләр яңгырады, балалар җыентыкка кергән җырларны башкардылар, дәртле биюләр дә бәйрәмгә күңеллелек өстәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев