Җырга багышланган гомер
Быел Татарстанның атказанган укытучысы, районыбызның почетлы гражданины Расиха Хәмидуллинаның педагоглык хезмәтенә – 50, Сарман балалар сәнгать мәктәбендә эшли башлавына 41 ел тулды.
«Чын укытучы нинди булырга тиеш?» дигән сорауга күпләр бертөрлерәк җавап бирер: белемле, намуслы, балалар язмышы өчен үз өстенә җаваплылык алырга сәләтле, үзенә дә, башкаларга да таләпчән, максатчан, сабыр һәм көчле... Миңа калса, укытучылык – һөнәр генә түгел, күңел омтылышы, тумыштан килгән сәләт тә. Истәлекле дата һәм Укытучылар көне уңаеннан без Расиха Мөгалләф кызы белән очраштык һәм аның педагоглык хезмәтенең сикәлтәле баскычларын бергәләп күздән кичердек.
– Расиха Мөгалләфовна, Сез – гади мөгаллим генә түгел, балаларны гүзәл сәнгать дөньясына – җыр һәм моң иленә алып керүче, республикабызга күп талантлар үстереп бирүче остаз да. Ә моның өчен укытучылык сәләте генә җитми, җыр-моңны тоя белү, үзең дә җырчы булу, тумыштан килгән талант та кирәктер?
– Әйе, бу, чыннан да, шулай. Үземне белә-белгәннән бирле, мин тормышка гына түгел, җыр-моңга да гашыйк. Ә балачагым Ютазы районының Бәйрәкә авылында үтте. Авылыбыз зур, әмма көмеш сулы елга-инешләр юк иде. Шуңа күрә йөзә дә белмим. Бәйрәкәнең кызлары түгел, казлары да йөзә белми, дип көләләр иде башка авыллар. Аның каравы, бездә җиләкле урманнар күп. Җиләккә барганда, үзебез белән ипи дә алабыз. Чиләкләрне тутыргач, утырып, ашыйбыз. И-и, ул җиләк белән ипинең тәмлелеге! Аннан соң, урамда дип әйтмим, күрше-тирәбездә җырлый, төрле музыка уен коралларында уйный белүчеләр күп иде. Бер як күршебез Зәйтүнә апа баянда уйный, икенче як күршебез Земфира апа – ике рәтле гармунда. Ә без җырлыйбыз. Шулай итеп, балачагыбыз кичләре капка төбендәге бүрәнәләр өстендә концерт куеп үтте. Ә күпме тагын мин белмәгән талантлар! Сыйныфташым Әлфияләр 12 бала һәм барысы да – гармунчы. Мин аның гармунда уйный белгәнен үскәч кенә белдем. Күп еллар районыбызда баш табиб булып эшләүче сыйныфташым Ленар да гармунчы булып чыкты. Үземнең әтием – тальянчы, әнкәй матур итеп җырлый иде. Көз көне маллар суйгач, күрше-тирә бер-берсенә кунакка йөрешә. Безгә дә керәләр. Без, бала-чаганың, урыны – чаршау артындагы караватта, шуннан яшеренеп кенә зурларны күзәтәбез. Әнкәй җыр суза:
Үзең гармунчы егет лә,
Кулыңда алтын йөзек.
Төшсәң дә Байкал күленә,
Кереп алырмын йөзеп...
Шул вакытта ук җырның көенә генә түгел, сүзләренә дә игътибар итә идем. «Җырлап ачылмаган күңел мәңге ачылачак та түгел...» – дип җырлый иде бер туганыбыз. Мин инде «та» кисәкчәсенең артык икәнлеген шунда ук сизеп алам. Әнинең әнисе Закирә әбием исә кубыз чирткән, бәетләр яза иде. Минем өчен әкрен генә җырлый да иде. Вәдигулла бабам бик матур итеп җырлаган, ул ветеринария табибы, бик булдыклы, «кайнар» кеше булган, Алар күренекле табынчылар булганнар, авыл кешеләре аларга чират торганнар. Бабам Закирә әбиемне эшләтмәгән. Әбием йорт эшләре карап, тәмле әйберләр пешереп, килгән-киткән кешене тәрбияләп яшәгән. Ул беркайчан да гайбәт сөйләмәде, урамга чыкмады. Мин җидегә күчкәндә, вафат булды, аның үлемен бик авыр кичердем. Әбинең дүрт кызы да мандолинада уйнады. Югыйсә алар – сугыш чоры балалары, аларга музыкаль белем дә, клублар да эләкмәгән, өйдә, аулак өйләрдә генә уйнаганнар.
– Мәктәпкә укырга кергәч, сәхнәдән дә төшмәгәнсездер?
– Әни миңа кечкенә чакта җырларга кушмый иде, җырлаган кеше бәхетсез була, дия иде. Әмма мин бик тә җырларга ярата идем, Сабантуйларда чыгыш ясар өчен, качып-посып, әнкәйнең матур киемнәрен киеп бара идем. Классның, мәктәпнең культмасса секторы җитәкчесе дә мин булдым. Башлангычта укыткан Җиһан апа – агитатор, фермага концерт куярга безне дә алып бара. 3-4 сыйныфларда булды микән, иптәш кызым Сиринә белән җырлыйбыз:
Кигән киемең күрсәм дә, җаныем, бәгырем,
Үзең күргәндәй булам...
Концерт карарга җыелучылар көләләр. Ә мин аңламыйм, хата җибәрдек микәнни, дип уйлыйм. Җиһан апа унйортлыкларга да концерт куярга алып бара. Әби өенең мич артын гримм бүлмәсе итәбез. Үзем алып барам, үзем җырлыйм, биим. Сыйныфташым Сиринә, очрашканда, хәзер дә көлә: син миңа бию өйрәтергә маташасың, синең кулларың сыгылып-сыгылып тора, ә минеке таяк сыман каткан кул иде...
Тугызны бетергәч, егетемне армиягә озаттым, морфлотка эләкте. Сабантуй сәхнәсеннән аңа багышлап җыр җырлыйм:
Ак пароход алып китте
Иркәмне еракларга...
Бигрәк самими, саф күңелле булганбыз инде. Хәзерге акылым булса, сәхнәдән ул җырны җырламаган булыр идем. Укытучылар, концертка әзерләнергә калырга, дисәләр дә, күңелем күккә аша иде. Зуррак сыйныфларда башлангычларга вожатый итеп куйдылар. Укытучылык сәләтем беренче тапкыр шунда күренде дип уйлыйм. Гай Таһировның калын бию китабыннан балаларга лирик бию өйрәттем. Менә дигән итеп өйрәнеп чыктык. Үзем дә укучы гына булсам да, балалар тыңладылар. Үземә дә ошады балалар белән эшләү, канатланып йөрдем. Мәктәп стенгазетасы секретаре дә идем. Әбиемнән күчкәндер инде, шигырьләр дә язгаладым. Мәктәптә укыганда ук, тизрәк укып бетереп, балалар белән эшли башлыйсым килә иде.
– Шулай да мәдәнияткә дә ураурак юллар белән килгәнсез.
– Унны бетергәндә, китапханәче апа, сине мәдәният институына укырга җибәрәбез, диде. Чыннан да, юллама белән институтка кердем, ләкин укырга гына насыйп булмады. Иптәш кызларым «сагынабыз» дип кайтып киттеләр дә, мин дә алардан калмадым. Ләкин һич кенә дә үкенмим. Балачак хыяллары кабул була, диләр бит. Аллаһы Тәгалә миңа икенче юлны ачты. Лениногорск музыка училищесына сигез сыйныфтан соң гына алалар иде, ләкин ул елны унны бетерүчеләрне 2 нче курска кабул иттеләр. Ул – бик көчле уку йорты. Дәртләнеп, канатланып укый башладым. Баянда уйнарга өйрәнәм. Кайда ноталар күрәм, барысын да язып барам. Ул дәфтәрем әле дә саклана.
– Училищедан кем булып чыктыгыз һәм хезмәт юлыгызны кайда башладыгыз?
– «Балалар бакчасында музыка тәрбиячесе, мәктәпләрдә музыка укытучысы» дигән белгечлек алып чыктым. Хезмәт юлына килгәндә, 8 һәм 9 сыйныфларны бетергәч, җәй көннәрендә балалар бакчасында эшли идем инде. Ә училищены тәмамлагач, күрше Кәрәкәшле авылы кызы – дустым Гөлүсә белән алар авылына кайттык. Ул – клуб директоры, мин – сәнгать җитәкчесе булып. Бик яратып, Әнгам Атнабаевның «Шоңкар» әсәрен сәхнәләштерергә тотындык. Артымнан Әсгать исемле экономист егет йөри башлады. Тик минем максат егетләр белән йөрү түгел, эшкә бөтен күңелемне биреп, янып эшләү. Ә егетләр эшкә комачаулык итәләр дип уйладым. Әсгатьнең үзенә дә шулай дидем. Тик Гөлүсә белән икебезне дә Куйбышев, хәзерге Спас районына билгеләгәннәр иде. Аннан бер-бер артлы телеграммалар килә башлады. Дипломны алалар, дигән сүзне дә ишеттек. Спектакльне куярга өлгермәдек, Гөлүсә белән икебезгә җиде төен, аның икесе – баян, асып, юлга чыгып киттек. Поезд белән башта Ульяновскига, аннан су юлы белән Болгарга бардык. Төнлә кунакханәдә кунып, икенче көнне ронога киттек. Мине Ямбактыга билгеләделәр, Гөлүсәне – икенче ерак авылга.
– Авыл сезне ничегрәк каршы алды?
– Бик сөенеп каршы алды. Чөнки ул елларда мәктәпләрдә музыка укытучылары бик аз. Совхоз директоры, подъемный итеп, 5 килограмм бал, ит, он, писүк бирде. Мәктәптә шунда ук унынчы класска сыйныф җитәкчесе дә итеп куйдылар. Мин 1954 елгы, алар – 1959. Баш-аягым белән эшкә чумдым. Балалар белән үземне ничек тотарга, сорауларына ничек җавап бирергә, дип, төннәр буе уйланып ятам. Алар алдында көлкегә калмас өчен, күп белергә, күп укырга тырышам. Барып, бер ай эшләдем микән, директор Хәниф абый әйтә: «Районда ачык дәрес бирергә кирәк, ә музыка укытучылары юк». Сөенеп риза булдым. Миңа шул гына кирәк! Миңа доклад уку түгел, миңа дәрес бирү ошый! Ачык дәрескә ике яклап укытучылар кереп тулды, сыйныфта – утызлап бала. Дәрес бик җанлы һәм бик җылы үтте. «Эх, зимушка-зима» җырын өйрәнгән идек, балалар гөрләтеп җырлап бирделәр. Соңыннан директор бер генә җөмлә әйтте: «Дәрес исключительный булды». Ә мин ул сүзне белмим, нәрсә микән ул «исключительный», дип уйлыйм. Шул ук елны декабрь аенда Салих Сәйдәшевның 80 еллыгына мәктәпкүләм чара әзерләдем. Роно мөдире килгән иде, чарадан соң ук мине тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп куеп китте. Ә мин ул вакытта аның нишләргә тиешлеген дә белмим. Интернатта да эшлим, балаларга дәрес тә әзерләтәм. Әле күпмедер акча түләп, клубка да ярдәм итәргә куйдылар. Кыскасы, бер минут та буш вакыт юк.
– «Утыр, Фатыйма, төш, Фатыйма!»ны да искә алыйк инде.
– Җәй көне ял һәм хезмәт лагеры начальнигы итеп куйдылар. Балалардан чөгендер эшләтәм. Ашарга да үзем ташыйм, ат җигәм, мотоцикл йөртергә өйрәндем. Рус теле укытучысы Раушанияне артка утыртам да җилдерәм генә. Үр менгәндә, мотоцикл сүнә. Төш, мотоциклны эт, дим Раушаниягә. Кабынгач, тагын кузгалабыз. «Утыр, Фатыйма, төш, Фатыйма!» булды инде бу, ди Раушания. Рәхәтләнеп көлешәбез.
– Расиха апа, сезне Ямбактыда алып калырга теләүчеләр дә булмый калмагандыр?
– Артымнан «КамАЗ» машинасында эшли торган Эльбрус исемле егет йөри башлады. Урамнан кайтканда, артымнан куып тота да, кабинасын ачып, утыр инде, утыр инде, дип кайта. Ләкин бит минем максат – егетләр белән йөрү түгел. Аннан соң, бу вакытка минем идеалым да үзгәргән иде инде. Балачакта, шадрамы ул, ямьсезме, баянчы дип исем китә иде. Концертлар вакытында, аннан күземне дә алмый идем. Үсеп җиткәч, табибларга хөрмәтем артты. Алар минем өчен – иң изге кешеләр иде. Ә Эльбрус баянчы да, табиб та түгел. Әле ул егетнең гаиләсендә – сигез бала, класс саен – шулар. Безнең абый белән йөри, диярләр, дип тә уйладым бугай.
– Сарманга ничек килеп эләктегез?
– Өч ел эшләгәч, үзебезнең якларга кайттым. Төрлесен – ачысын да, төчесен дә күрергә туры килде. Гаилә тормышым уңышсыз булды. Авылда озакка калып булмасын аңлый идем, чөнки армиядән кайтасы энем бар. Шулай итеп, 1984 елда Сарманга килдем. Балалар сәнгать мәктәбендә балаларны баянга өйрәтә башладым. Ул елларда вокал бүлекчәсе юк. Конкурслар заманы да түгел, шулай да бер-ике тапкыр бәйгеләргә барып, урыннар алып кайтканны хәтерлим. Ә 1997 елда каты авырып киттем, операция ясаттым. Баян тарту авыррак була башлады. Медицина комиссиясе үтәргә баргач та, эшегезне алыштырырга туры килер, диделәр. Аяк астымда җир убылган төсле булды. Яраткан эшемне ташларгамы?! Шул көннәрдә кулыма саргаеп беткән брошюра килеп эләкте. Курайга өйрәтү сабаклары иде ул. Үзлегемнән уйнарга өйрәндем, балалар туплый башладым. Ифрат Хисамовтан курайлар ясатып алып кайттым. «Рамай» ансамбле шулай барлыкка килде. 2008 елда Башкортостанда үткән курай бәйрәмендә катнаштык. 2005 елда яңа мәктәп ачылган иде, аның белән бергә – вокал бүлекчәсе дә. Мин вокал буенча да укыта башлаган идем.
– 20 ел эчендә укучыларыгыз белән «Йолдызлык», «Татар моңы», «Сандугач сайрар илем», «Татарстан – безнең йортыбыз», «Бәхет йолдызы» һәм башка дәрәҗәле бәйгеләрдә катнаштыгыз, күп җиңүләр, призлы урыннар яуладыгыз, күп талантлар тәрбияләдегез. Укучыларыгыз арасында сезнең юлдан китүчеләр булдымы?
– Алинә Прокофьева, Фәнис Арсланов, Лиана Антонова консерватория тәмамладылар. Алинә белән Рузилә Бәдертдинова җырчы язмышын сайладылар. Фәнис Чаллы педучилищесының музыка бүлеген тәмамлады, Алабуга музыка училищесында укытучы булып эшли. Эльвина Гобәйдуллина Чаллы музыка училищесын бетерде, Салих Сәйдәшев исемендәге музыка мәктәбендә укыта. Гөлнара Каюмова белән Ләйсән Зарипова 1 нче санлы Әлмәт музыка мәктәбенең Яңа Кәшер филиалында баян, вокал дәресләре алып баралар. Гөлнара белән Әлмәттә узган бәйгеләрдә очрашкалыйбыз. Ул да укучыларын алып килә. Илгиз Сәетов быел Алабуга музыка училищесын тәмамлап, ансамбль белән эшли. Ул Фәнистә укыды, шулай итеп, укучым укучымны укытты. Рәзилә Әхмәтшина да сәнгать юлыннан китте, Чаллы музыка көллиятен тәмамлады, бүгенге көндә бәби үстерә. Рәмилә Хөсәенова да – иң талантлы укучыларымның берсе. Ул КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтында төрки халыклар юнәлешендә укый. Розалия Талибуллина да уңышлары белән бик сөендерде, ул – «Татар моңы-2010» халыкара җыр бәйгесенең II дәрәҗә, «Дуслык» татар-башкорт җыр фестивале лауреаты.
– Алинә Кәримова бер чара вакытында: «Расиха апа миңа әнием кебек булды. Конкурсларга барганда, салкын тидермәс өчен, аякларымны итәгенә төреп алып бара иде», – дип сөйләгән иде. Балаларны сәхнәгә чыгарганда да, аркаларыннан сөеп озатасыз, алар чыгыш ясаганда, чын күңелдән дулкынланып, җан атып торасыз. Ә менә аларны ачуланасыгыз килгән вакытлар булдымы?
Беркайчан да ачуланасы килгәнем һәм ачуланганым булмады. Алар да бит миңа нигә булса да өйрәнү өмете белән киләләр, чыгышлар вакытында дулкынланалар. Алинәгә «Татар моңы»на Әлфия Авзалованың «Болын» җырын өйрәнергә куштым. Дулкынлана, куллары калтырый. «Беркем турында да уйлама, болын турында уйла, күз алдыңа китер, кешеләрне болынга алып чык. Шулай булса, әйбәт була», – дим. Менә дигән итеп җырлап чыкты. Онытсагыз, миңа карап алыгыз, диям балаларга сәхнәгә чыгар алдыннан. Шулай итеп, аларны җырга кереп китәргә алдан ук әзерли башлыйм.
– «Йолдыз» тәрбияләү авырмы?
– Бик авыр. Балада моң, Аллаһыдан бирелгән талант булса гына – күпкә җиңелрәк. Ләкин мәктәпкә бит һәрвакыт үзенчәлекле тавышлы балалар гына килми. Шуңа күрә аларның һәркайсының үзләренә генә хас сыйфатларын, сәләтләрен табарга, үстерергә тырышам. Төрле яклап якын киләм, төрле ысулларны кулланам. Язилә Хәертдинова белән нәфис сүздән башладык, чөнки бу жанр белән баланың йөзе ачыла. Аңа да үзем өйрәтәм. Азамат Исламов җыр, нәфис сүз белән Казанга кадәр үтте, хәзер пианинога күчте. Самира Сабирҗанова – нәфис сүз остасы, җырчы. Нәзил белән Нурзил Мөхәммәтовларга аерым тукталасым килә, алар – бик тырышлар һәм кызыксынучаннар. Быел «Сандугач сайрар илем»дә икесе дә II урын алдылар. Бервакыт бер укучым дәрәҗәле бәйгедә II урынны яулады. Ләкин канәгать түгел – беренче урынга өметләнгән икән. Син нәрсә, мондый бәйгедә икенче урын алу җиңүгә тиң, әзер җырчы түгел бит әле син, мондый очракта, апа, рәхмәт, дип, син мине кочаклап алырга тиеш, дим. Икенче укучым ансамбльгә йөрүдән баш тартырга уйлаган. Ә конкурска барырга бер атна вакыт калган. Иптәшләреңне кыен хәлдә калдырасың бит, дим. Шулай итеп, аларны шатланырга, бер-берсен авыр хәлгә куймаска да өйрәтәм. Җаваплылык, төгәллек төшенчәләрен сеңдерергә тырышам.
– Җырны, нәфис сүзне, курайны да бергә алып бару авыр түгелме?
– Җырчыга курайда уйнау бик кирәк, дип саныйм. Бала тынны дөрес алырга, дөрес итеп чыгарырга өйрәнә. Шуңа күрә җырга килгән балаларны курайга да кушам. Курайда уйнарга өйрәтүнең үземчә ысулын да таптым. Нәфис сүз эчтәлекне аңларга ярдәм итә, сүзгә игътибар итәргә, сәхнәдә үз-үзеңне тотарга өйрәтә. Анда да, җырдагы кебек үк, бераз көй, интонация бар.
– Кешеләрдән еш кына, Расиха апа укыткан балалар сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары, җырлау алымнары белән аерылып торалар, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Аннан соң, Сезнең балаларны яратуыгыз телегезгә генә түгел, йөзегезгә, бөтен кыяфәтегезгә чыга. Сез алар турында тәмләп, яратып, сәгатьләр буе сөйли аласыз. Үзегезне максатыгызга ирештем дип уйлыйсызмы?
– Мин мәктәпкә һәрвакыт барасым, эшлисем килеп бардым. Мәктәбебездән республикага танылган җырчылар чыккан, минем юлымнан китүче укучыларым бар икән, мин үземне бәхетле кеше дип саныйм. Максатым Сарман сәнгатенә хезмәт итү булды, һәм мин аны тормышка ашыра алдым, дип уйлыйм. Сарманның үзен дә гомер буе яратып яшәдем.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев