САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәйге айлар нинди булачак?

Эссе көннәр кабат кайтырга җыена. Июньнең калган яртысында һава температурасы...

Эссе көннәр кабат кайтырга җыена. Июньнең калган яртысында һава температурасы 30 градуска кадәр күтәреләчәк. Ә менә явым-төшем бик көтелми.

Июль дә, аеруча аның беренче яртысы, эссе булыр дип көтелә. Август та быел эссе килә. Сентябрь климатик нормада булачак. Уртача температура 11-13 градус тәшкил итәчәк.

Соңгы елларда җәй иртә килә башлаган. Шуның белән яз кыскарган. Көз дә өч-ун көнгә сузыла. Бу – климатик тенденция, дип яза "Шәһри Казан".

Ай башында торган эссе көннәр үзенекен иткән, күрәсең, җәйнең беренче җиләкләре өлгерә башлады. Былтыргы белән чагыштырганда, каен җиләге ун көнгә иртәрәк кызарды, ди җиләк яратучылар.

Ә менә бакча җиләге быел күп кешенеке өшегән. Шулай да викторияне дә сата башлаганнар. Бакча җиләгенең килосын 150-300 сумнан тәкъдим итәләр.

Фото:pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев