Җыелышта балалар сәламәтлеге мәсьәләсе күтәрелде
13 сентябрьдә Сарман урта мәктәбендә балалар сәламәтлеген кайгырту максатыннан, ата— аналар җыелышы узды.
Балалар педиатры Люция Алиуллина гриппка каршы вакцина турында сөйләде. Фәрит Алиуллин суицид, наркотик матдәләр турында чыгыш ясады. Шулай ук 71 нче Законны әти— әниләргә аңлатып китте. Мәктәп директоры Гөлназ Сабирзянова гомуми мәсьәләләргә тукталды: туклану, төрле түгәрәкләр, булачак беренчеләр өчен әзерлек курслары һ.б. Әти— әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Класс җыелышларында калган мәсьәләләр каралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев