САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язгы-җәйге янгын куркынычы чорына әзер булыйк, хөрмәтле райондашлар

Көтеп алынган язгы чор җитте. Ял һәм бәйрәм көннәрендә халык табигатьтә булу, шулай ук йорт яны участокларында, дачаларда билгеле бер эш үткәрүне планлаштырып куя. Кызганычка каршы, кайберәүләр кар эрегәннән һәм кар суы киткәннән соң янгын куркынычы кискен артуын оныта.

Коры үлән, дачалар, бакча йортлары территорияләрендә чүпчар яндырганда, аеруча сак булу зарур. Ел саен нәкъ шушы вакытта урманнар, кырлар, хуҗалык корылмалары һәм торак йортлар, шул исәптән дачалар яна. Кызганыч, Сарман районы биләмәләрендә дә чүпчар, коры үлән яну очраклары күзәтелә. Шуңа күрә, бәла булмавын кисәтеп, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә кирәк. Үзизоляция чоры тәмамлангач, торак сектордагы участокларны, якын-тирәлекне, оешмаларны, алар янәшәсендәге территорияләрне тиз янып китәргә сәләтле калдыклардан, чүпчардан, коелган яфраклардан, үләннәрдән чистартуны оештырырга кирәк. Язгы-җәйге янгын куркынычы чорында учак ягу, янгын куркынычы булган эшләр башкару, коры, эссе һәм җилле һава шартлары вакытында чүп яндыру, утын мичләре ягу катгый тыела. Урамда яткан шешә, ватык пыяла калдыклары да янгын чыгуга сәбәп була алалар. Әлеге әйберләр кояш нурларында линза ролен үтиләр. Электр челтәренең, электр-көнкүреш һәм газ приборларының, мичләрнең төзек хәлдә булуын, аларны кулланган вакытта саклык чараларын үтәүне тәэмин итү мөһим. Электр челтәренә ялганган приборларны, газ плитәләрен, янучы мичләрне караучысыз калдырырга һәм аларны күзәтүне кечкенә балаларга йөкләргә һич ярамый. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга карата административ жаваплылык каралган. Янгын чыкканда яки яну билгеләре (төтен, көек исе) сизгәндә, кешеләрне эвакуацияләү һәм янгынны сүндерү буенча тиз арада чаралар күрү һәм кичекмәстән 01, 101, 2-43-46 телефон номерлары аша ашыгыч ярдәм хезмәтләренә шалтырату мөһим. 
Руслан Быренков, Сарман һәм Мөслим районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән дознавателе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев