САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язгы чакырылыш быел гадәти булмаган шартларда үтә

Бүген хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең беренче утырышы узды.

Аны комиссия рәисе урынбасары – хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов алып барды. Комиссия эшендә җиде булачак солдатның хәрби хезмәткә әзерлеге каралды. Алар барысы да Ватан каршындагы изге бурычларын үтәргә әзер.
- Мине ераккарак җибәрегез. Дөнья күрәсем килә, - диде Сарманнан Рамис.
Язгы чакырылыш буенча хезмәткә алу июнь урталарыннан башланыр дип көтелә. Бу чорда 35 райондашыбызның хәрби хезмәткә алынуы планлаштырыла.
- Армия хезмәтенә чакыру кәгазе килеп, әзерләнә башлаганда, үзегез белән битлек, перчаткалар алырга онытмагыз. Сәламәт булыгыз, - диде хәрби комиссар.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев