САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яз нәүрүз белән килә, - ди Колмәт авылы халкы

31 март көнне Колмәт авылында Нәүрүз бәйрәме үткәрдек.

 Алдагы көндә балалар белән өйдән - өйгә кереп такмаклар, теләкләр әйтә - әйтә Нәүрүз бәйрәменә ярма, май, йомырка, чәйгә тәм - томнар җыеп йөрдек. Мул куллы хуҗабикәләргә балалар чын күңелдән рәхмәт әйттеләр. Бәйрәмгә килүче кунакларны Шайхразиева Дания кайнар коймаклар пешереп каршы алып торды. Ир - егетләребез учак ягып казанда ботка пешерделәр, күмер самаварында чәй кайнаттылар. Ә балалар рәхәтләнеп төрле хәрәкәтле уеннарда, эстафеталарда көч сынаштылар, күңел ачтылар. Соңыннан барыбыз да тәмле боткадан авыз иттек, коймак, күчтәнәчләр белән чәй эчтек. Ә ак яулыклы әбиләребез илгә иминлек теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев