САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Яшь Армия" хәрәкәте слетында Сарман районы егетләре дә катнашты

16-17 августта Тукай районының «Камазжилбыт» җәмгыяте «Крылатый» сәламәтләндерү комплексында «Яшь Армия» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең региональ бүлекчәсе слеты үтте. Слетка республиканың 49 районы вәлилләре килде. Беренче яшь армияче булып бүлекчә командиры Данил Баянов танылды (икенче санлы Җәлил урта мәктәбе). Килгәч тә, егетләрне «Яшь Армия» отряды формасына киендерделәр....

16-17 августта Тукай районының «Камазжилбыт» җәмгыяте «Крылатый» сәламәтләндерү комплексында «Яшь Армия» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең региональ бүлекчәсе слеты үтте.

Слетка республиканың 49 районы вәлилләре килде. Беренче яшь армияче булып бүлекчә командиры Данил Баянов танылды (икенче санлы Җәлил урта мәктәбе).

Килгәч тә, егетләрне «Яшь Армия» отряды формасына киендерделәр.

17 августта Яр Чаллы шәһәрендәге «Ватан-Ана» мемориаль комплексында «Яшь Армия» хәрәкәтенең республика штабы җитәкчесе генерал-майор Александр Бородин отряд әгъзаларының антын кабул итте.

Безнең максат - райондагы барлык мәктәпләрнең лаеклы егетләреннән «Яшь Армия» отряды булдыру.

Слетка бару өчен отряд булдыруда район җитәкчелеге һәм ДОСААФ бүлекчәсе ярдәм иттеләр.

Рамил Талибуллин, икенче санлы Җәлил урта мәктәбенең тормыш куркынычсызлыгы нигезләре укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев