Яратып-яратылып яшәүчеләрдән фотолар көтеп калабыз. Активрак булыйк, дуслар. Бәйгебез дәвам итә...
Мәхәббәт – ул үзе иске нәрсә, Һәрбер йөрәк аны яңарта. Тиле яшьлек ярты гомерен бирә, Аның уты белән янарга, - дип язган Һади Такташ мең кат хаклы. Чөнки дөнья яратылганнан бирле кешенең тормышы, яшәеше мәхәббәттән башлана. Мәхәббәтнең башы - дуслашуда, танышуда, аннан гаилә коруда.
“Яратам!!! Бетте, китте...” бәйгебез дә шул ярату, мәхәббәт көне уңаеннан игълан ителгән иде. Районыбызда матур, тату гаилә булып яшәүче үрнәк парлар күп. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, бер-берсенә булган яшьлек хисләрен саклаучылар да сокландыра. Хөрмәтле дуслар, әти-әниләрегезнең, апа-абыйларыгызның, якыннарыгызның фотоларын редакциягә юллап та, сез бәйгедә катнаша аласыз. Нәтиҗә ясалырга санаулы сәгатьләр калып бара, дуслар, өлгерәсез әле. Сездән активлык көтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев