САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яратмый мөмкин түгел

Тәнзилә Сәлимова, Зәй почтамтының Сарман кибете сатучысы: - «Сарман»ның бер санын да калдырмыйча, яратып укыйм. Аны яратмый мөмкин түгел, чөнки ул - үзебезнеке, үзебезнекеләр турында яза. Җыр-моң яраткангадыр, районның сәнгать өлкәсендәге уңышлары турында язмалар күреп, аеруча сөенәм. Авыллар, туган авылым Карашай Саклау турында һәм ул яклардан язучыларның мәкаләләрен зур кызыксыну...

Тәнзилә Сәлимова, Зәй почтамтының Сарман кибете сатучысы:
- «Сарман»ның бер санын да калдырмыйча, яратып укыйм. Аны яратмый мөмкин түгел, чөнки ул - үзебезнеке, үзебезнекеләр турында яза. Җыр-моң яраткангадыр, районның сәнгать өлкәсендәге уңышлары турында язмалар күреп, аеруча сөенәм. Авыллар, туган авылым Карашай Саклау турында һәм ул яклардан язучыларның мәкаләләрен зур кызыксыну белән укыйм.
Укытучым, сыйныф җитәкчебез булган Вәсимә апа Хәйруллинаның шигырьләрен дә, язмаларын да яратам һәм газета битләрендә аларны ешрак күрәсе килә. Авыллар тарихы, аларның үзенчәлекле урыннары турындагы язмалар да зур кызыксыну уята.
Район газетасына төрле сәбәпләр белән языла алмаучылар да бар. Аны безнең кибеттән сораучылар, сатып алырга теләүчеләр дә күп. «Сарман»ны сатуга чыгарып булмас микән, дигән теләк-үтенеч бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев