САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янурыслылар узган елга йомгак ясадылар

Бүген Янурыс авыл җирлегендә узган елгы эш нәтиҗәләренә, агымдагы ел бурычларына багышланган халык җыены узды.

  • Иң элек авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде, быел планлаштырылган эшләргә тукталды. “Сарман” агрофирмасының Янурыс бүлекчәсе җитәкчесе Айдар Шәймәрданов авыл хуҗалыгы тармагында ирешелгәннәр белән таныштырды. Полициянең участок инспекторы Раил Таҗетдинов райондагы криминоген хәлгә тукталды, җирлек территориясендә булган хокук бозулар белән таныштырып үтте. Янгын күзәтчелеге инспекторы Рөстәм Гарипов узган ел республикада һәм районда булган янгыннар белән бәйле хәлләрне яктыртты. Иң соңыннан сүзне район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева алды. Ул җыенда катнашучыларны узган ел районда башкарылган эшләр белән таныштырды. 
    Җыен эшендә район оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләр катнаштылар. Җыен барышында янурыслылар үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар. Җирлек башлыгы Азия Мөхәммәдиева иң уңган һәм булган янурыслыларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

  •  

    Зөлфия Шәрипова текасты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев