САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янурыслылар республикада район данын яклаячаклар + ФОТОЛАР ҺӘМ ВИДЕОЛАР

Кичә, 18 февраль көнне, район мәдәният йортында “Әйдә, ШаяРТ” ТР Шаяннар һәм Тапкырлар клубының XXVI республика телевизион турнирының муниципаль туры уздырылды. Анда районның алты командасы катнашты.

Район Башкарма комитетының, аграр көллият, Кәүҗияк, Ләке, Зур Нөркәй, Янурыс авыл җирлекләренең җыелма командалары тапкырлыкта һәм зирәклектә көч сынаштылар. КВНны республиканың “Әйдә, ШаяРТ” татар лигасының баш редакторы Руслан Харисов алып барды. Уен ике этаптан торып, анда катнашучы командалар иң элек визит карточкасын тәкъдим иттеләр. Аннан “разминка” үткәрелде. Бу этапта уенчылар жюри, залда утыручылар тәкъдим иткән кызыклы сорауларны дәвам итәргә тиешләр иде. Тамашачыларны уенчыларның тапкырлыгы, зирәклеге, югалып калмаулары сокландырды. Нәтиҗәдә беренче урынны “Сарман җыелма командасы” алды. Икенче урынга “Ләке керәшеннәре” һәм Нөркәйнең яшь “квнщиклары” - "Нөркәй@.ru" командалары лаек булды. Өченче урынга аграр көллиятнең “Понабрали” һәм Кәүҗияк авыл җирлегенең “Айнымасовлар” командалары чыкты. Янурыс авыл җирлегенең “Татар егетләре һәм 1 апа” командасы Гран-прига ия булды. Алар республикада район данын яклаячаклар. Шулай ук “Иң яхшы актер”, “Иң яхшы актриса” һәм “Иң яхшы кызык” номинацияләре җиңүчеләре дә билгеләнде.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев