Янурыс авылы сайлау участогына үзбәк кызлары да “килгәннәр” .
Кызлар сайлауга түгел, биергә дип килгәннәр. Үзбәк халык биюен башкарыр өчен, алар үзләре милли күлмәкләр тектергәннәр. Сайлауда катнашучылар аларның чыгышын бик яратып карады. Бәйрәм төсе алган сәяси чарада юбилейларын билгеләп үтүчеләрне бүләкләү мизгелләре дә, тәбрикләүләр булды, сайлаучылар чәй өстәлендә сыйланып та алдылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз