САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янурыс авылы халкы яңа ФАПлы булды

.

Республика программасы кысаларында сафка баскан бинаны ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнаштылар.
- Без - бәхетле язмыш кешеләре, чөнки безнең яши торган җиребез Татарстан. Ә ул - Россиядә иң үрнәк яшәү рәвеше булган республика. Безгә бигрәк тә авылларның әһәмияте зур. Бүгенге тантана белән котлыйм сезне. Бина эчендәге шартлар бик әйбәт. Авырмагыз, исән-сау булыгыз, ил-көннәрне куандырып яшәгез, - диде Дәүләт эшлеклесе, янурыслыларның шатлыгын уртаклашып.
Фәрит Мөнәвирович та авыл халкына сәламәт гомер, куанычлы эшләр теләде һәм яңа фельдшер-акушерлык пунктын төзүгә-төзекләндерүгә зур өлеш керткәннәргә Рәхмәт хаты белән истәлек бүләге тапшырды.
- Яңа медпункт төзелү башка социаль объектларның уңайлы урнашуына да тәэсир итәчәк. Авыл халкы өчен бик зур вакыйга бу, - диде җирлек башлыгы Азия Мөхәммәдиева.
Тантаналы момент якынлашкач, Марат Готович авыл балалар бакчасына йөрүче кечкенә Әминәне үзе янына чакырып алды һәм кызыл тасма кисүдә аның ярдәм итүен сорады. Кунаклар җаваплы миссияне башкаргач, барысы да бина эченә үттеләр. Авылда яңа медпункт ачылуга бигрәк тә өлкәннәр сөенделәр, аңа озын гомер теләделәр. Озак еллар шәфкать туташы булып эшләгән Зөһрә Шәехова, лаеклы ялда булуына карамастан, халыкка хезмәт күрсәтүен дәвам итәчәк.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев