САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Янурыстан Халидә һәм Равил Зәйнуллиннар тату яшәү серен беләләр

Тө­бә­ге­без та­лант­лы ке­ше­лә­ре, кү­ре­нек­ле шә­хес­лә­ре бе­лән дан то­та. Озак ел­лар та­ту ма­тур го­мер ки­чер­гән пар­лар ра­йон елъ­яз­ма­сын ту­лы­лан­ды­ра. Шун­дый­лар­ның бер­се - Яну­рыс авы­лын­да яшәү­че Халидә һәм Равил Зәй­нул­лин­нар­га "Мә­хәб­бәт һәм туг­ры­лык өчен" ме­да­ле тап­шы­рыл­ды. Га­и­лә баш­лы­гы - рес­пуб­ли­ка­ның ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре, СССР ки­не­ма­тог­ра­фи­я­се от­лич­ни­гы Ра­вил Шәй­хет­дин улы - ра­йо­ны­быз­да та­ныл­ган...

Тө­бә­ге­без та­лант­лы ке­ше­лә­ре, кү­ре­нек­ле шә­хес­лә­ре бе­лән дан то­та. Озак ел­лар та­ту ма­тур го­мер ки­чер­гән пар­лар ра­йон елъ­яз­ма­сын ту­лы­лан­ды­ра. Шун­дый­лар­ның бер­се - Яну­рыс авы­лын­да яшәү­че Халидә һәм Равил Зәй­нул­лин­нар­га "Мә­хәб­бәт һәм туг­ры­лык өчен" ме­да­ле тап­шы­рыл­ды.

Га­и­лә баш­лы­гы - рес­пуб­ли­ка­ның ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре, СССР ки­не­ма­тог­ра­фи­я­се от­лич­ни­гы Ра­вил Шәй­хет­дин улы - ра­йо­ны­быз­да та­ныл­ган ке­ше. Ха­лык­ка иде­о­ло­гик тәр­бия би­рү­гә, ки­но хез­мә­те күр­сә­тү­гә ба­гыш­лан­ган 25 ел го­ме­ре зая уз­ма­ган аның.

- Йөк­не пар­лап тарт­кач, авыр­лык­ла­ры да җи­ңел­лек бе­лән уз­ды. Тор­мыш ип­тә­шем Ха­ли­дә­гә зур рәх­мәт. Ул ми­нем те­рә­гем, зур та­я­ны­чым бул­ды. Аның яр­дә­мен­нән баш­ка мин уңыш­лар­га ире­шә ал­ма­ган бу­лыр идем, - ди Ра­вил абый.

Әйе, мон­нан биш дис­тә ел­лар элек яз­мыш оч­раш­тыр­ган, ка­выш­тыр­ган пар­лар хез­мәт юлын бер сук­мак­тан уза­лар. Ул ва­кыт­та Ка­таш Ка­ран клу­бын­да мө­дир бу­лып эш­лә­гән тез­дән ас­ка төш­кән озын то­лым­лы, чем ка­ра чәч­ле, мө­ла­ем кыз­ны Яну­рыс еге­те бер кү­рү­дә оша­та да, өч ай янын­да бө­те­ре­леп йөр­гән­нән соң, ур­лап та ки­тә. Уң­ган, ис­кит­кеч са­быр ки­лен 38 ел ка­е­на­на бе­лән бер дә сүз­гә кил­ми го­мер ки­че­рә, аның 10 елын­да карт әби­лә­рен дә ян­на­рын­да тәр­би­я­ли­ләр. Алар­ның әни­ле-кыз­лы яшә­гән та­ту чак­ла­рын мин дә хә­тер­лим әле, чөн­ки әле­ге га­и­лә мин ту­ган йорт­ның күр­ше­сен­дә яши. Ба­ла­чак­та алар­ның иш­ле га­и­лә­сен­дә ми­ңа да әни­ем, әби­ем эш­тә ча­гын­да урын та­бы­ла иде.

Кия­ү­гә чык­кач, Ха­ли­дә апа Яну­рыс клу­бын­да эш­ли баш­лый. Ки­но ку­ю­чы тор­мыш ип­тә­ше Ра­вил­гә дә яр­дәм итәр­гә өл­ге­рә, би­лет­лар са­та. Мө­дир бу­ла­рак, бар­лык ки­чә­ләр­не уз­ды­ру, ха­лык­ны кич­ке кү­ңел ачу­лар­га тар­ту аның җа­вап­лы­лы­гын­да бу­ла. Ха­лык те­атр­ла­ры оеш­ты­рып, ра­йон­кү­ләм приз­лы урын­нар яу­лый­лар. Үзе дә ос­та ак­тер бул­ган, алыш­тыр­гы­сыз суф­лер, ре­жис­сер ва­зи­фа­ла­рын баш­кар­ган тын­гы­сыз җи­тәк­че хәтта ул ва­кыт­та­ кол­хоз рә­и­се бу­лып эш­лә­гән Хә­мит абый Миң­нул­лин­ны, мәк­тәп ди­рек­то­ры Ру­за­лин Хә­би­бул­лин­ны да сәх­нә­гә алып ме­нә.

- Бер­сен­дә бер кү­ре­неш ал­дан чык­кан­мын, роль­гә ке­реп, хәл­дән шо­ма гы­на чы­гар­га ту­ры кил­де, ха­лык сиз­мә­де, - дип, са­гы­нып, ис­кә тө­шер­де ул ва­кыт­ла­рын Ха­ли­дә апа.

Бер-бер­сен са­быр гы­на тың­лап, Зәй­нул­лин­нар хә­ти­рә­лә­ре бе­лән бик те­ләп ур­так­лаш­ты­лар.

- Ях­шы ки­но бул­са, Сар­ман­да ку­ел­ган көн­не Ка­ран бе­лән Яну­рыс­та да күр­сә­те­лә иде ул, - ди Ра­вил абый.

Реклама

- Ни­чек алай бул­ды? - дип кы­зык­сы­нам.

- Хәй­лә­се бар иде, - ди күр­шем, сер­ле ге­нә ел­ма­еп. - Сар­ман­га ба­рып, ки­но­ның бе­рен­че се­ри­я­се бет­кә­нен кө­теп то­рам, тиз ге­нә алып кай­тып, Ка­ран­да, ан­нан Яну­рыс­та ку­ям. Алар бе­тү­гә, ки­ре үзәк­кә ба­рып, икен­че бү­ле­ген алып кай­там. Рәх­мәт ул ва­кыт­та үзе дә ки­но­ме­ха­ник бу­лып эш­лә­гән Мө­гал­ли­мә Га­дел­ши­на­га, бер­ва­кыт­та да ки­ре бор­ма­ды, үз өс­те­нә җа­вап­лы­лык алып, ыша­нып, тас­ма­лар­ны би­рә иде. Алар­ны боз­мый­ча, өз­ми­чә, чис­та итеп тап­шы­ру - ми­нем бу­рыч. Ме­нә шу­лай ур­так тел та­бып, яр­дәм­лә­шеп, бик та­ту эш­лә­гән­гә, план­нар­ны да һәр­ва­кыт арт­ты­рып үти идек.

Озак ел­лар бер­гә эш­лә­гән җи­тәк­че­лә­ре Аль­би­на Ярул­ли­на­га Зәй­нул­лин­нар­ның рәх­мәт­лә­ре зур. Эш­лә­гән­не кү­рә, бә­я­ли бел­де, хөр­мә­тен дә, игъ­ти­ба­рын да, яр­дә­мен дә кыз­ган­ма­ды, ди­ләр.

Авыл­дан-авыл­лар­га йөр­гән, ка­ра бу­ран­нар­да, эс­се-су­ык­лар­да яшь­ләр­не уен-җыр­га тар­тып, мәгъ­нә­ле ки­но­тас­ма­лар аша бе­раз гы­на бул­са да куль­ту­ра, эс­те­тик тәр­бия би­рү­гә өлеш кер­тә ал­ган­на­рын да го­рур­ла­нып, дәрт­лә­неп кү­ңел сан­ды­гын­нан чы­гар­ды Ра­вил абый. Ын­дыр та­ба­гын­да, кол­хоз­га яр­дәм итеп, җи­тәк­че­ләр бе­лән аң­ла­шып эш­лә­гән­нә­рен дә әй­тер­гә оныт­ма­ды. Мә­зәк­ләр дә сөй­ләп ал­ды. Авыл­да бе­рен­че­ләр­дән бу­лып алын­ган ма­ши­на­сы бе­лән күп яр­лар­ны ка­выш­тыр­га­ны, га­и­лә­ләр­гә сө­е­неч ки­те­реп ту­ган са­бый­лар­ны алып кайт­кан­да да авыл­даш­ла­ры­на яр­дәм итә ал­га­ны­на сө­е­нә ул.

Та­ту­лык­ның се­рен бер-бе­ре­ңә юл куя бе­лү­дә, са­быр­лык, хөр­мәт бе­лән яшәү­дә кү­рә­ләр күр­ше­лә­рем. Яшь­ләр­гә дә ки­ңәш­лә­ре шун­дый. Зәй­нул­лин­нар бү­ген­ге көн­дә өч ул­ла­ры - Ил­дар, Ил­дус, Ил­гиз­нең, ки­лен­нә­ре­нең, 8 онык, 2 онык­чык­ла­ры­ның ма­тур яшәү­лә­ре­нә сө­е­неп, шун­дый ба­ла­лар үс­тер­гән­нә­ре бе­лән го­рур­ла­нып, тый­нак го­мер ки­че­рә­ләр. Алар йор­ты һәр­ва­кыт гөр­ләп то­ра. Та­бын­на­ры Ха­ли­дә апа пе­шер­гән тәм­ле ри­зык­лар бе­лән ту­лы, Ра­вил абый­ның мун­ча­сы ягыл­ган бу­лыр. Дөнь­я­лар иминлегендә, сә­ла­мәт­лек, җан ты­ныч­лы­гы бе­лән әле озак ел­лар бә­рә­кәт­ле тор­мыш­та яшә­сен­нәр, шат­лык­лар­ны пар­лап ур­так­лаш­сын­нар иде авыл­даш­ла­рым.

Шулай ук укыгыз:

Районда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X