САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янурыс авыл җирлеге өлкәннәре Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәләгенә чәчәкләр салдылар

Кичә Янурыс авыл җирлеге өлкәннәре район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена бардылар. Экскурсиягә барырга җирлек ветераннар советы планлаштырды, җирлек башлыгы Азия Мөхәммәдиева планнарны чынга ашырды. Музейда кунакларга район тарихын җентекләп аңлаттылар, аның турында кино күрсәттеләр. Экскурсиядә катнашучылар үзләренең якташлары, авылдашлары, әти-әниләре турында белдек. Аннан соң ял паркында...

Кичә Янурыс авыл җирлеге өлкәннәре район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена бардылар. Экскурсиягә барырга җирлек ветераннар советы планлаштырды, җирлек башлыгы Азия Мөхәммәдиева планнарны чынга ашырды. Музейда кунакларга район тарихын җентекләп аңлаттылар, аның турында кино күрсәттеләр. Экскурсиядә катнашучылар үзләренең якташлары, авылдашлары, әти-әниләре турында белдек. Аннан соң ял паркында урнашкан мемориал комплекста Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәләгенә кәнәфер чәчәкләре салдылар. Янурыс авылы Мөхәммәтхафиз мәчете имам-хатибы Зәйнетдин абый Шәмсетдинов әрвахлар рухына һәм исәннәр иминлегенә дога укыды.

Бу экскурсия Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылды. Ул барысына да бик ошады, зур тәэсирләр калдырды. Өлкәннәр үзләре өчен бик күп яңалык белделәр. Азия Мөхәммәдиева аларның һәммәсенә "Сарман" газетасына икенче яртыеллыкка подписка бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев