САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янгын куркынычсызлыгы айлыгы бара

Айлык 11 январьдә башланып, 14 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

2020 елда булган я н г ы н н а р н ы ң т ө п сәбәпләренең берсе – ут белән саксыз эш итү. Бу сәбәп белән 18 янгын булды. Мич һәм төтен юлларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә – 7, электр җиһазларын һәм приборларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә 13 янгын килеп чыкты. Кисәтү чаралары үткәрелүгә карамастан, янгыннар Җәлил поселогы, Азалак, Ләке авыл җирлекләрендә артты. Кешеләрнең янгыннарда имгәнү, гомерләре өзелүне булдырмау, Тат ар ст ан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмау, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең 2021 елның 6 январендә дөнья күргән 01-21р санлы “Татарстан Республикасы территориясендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, көнкүрештә янгыннарны һәм аларда кеше г о м е р л ә р е өз е л ү н е киметү буенча өстәмә чаралар турында”гы карарын тормышка ашыру максатыннан, район Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе торак фондында янгыннарны кисәтү буенча айлык игълан итү турында карар чыгарды. Айлык 11 январьдә башланып, 14 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев