САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ялкаулыкны җиңү өчен 7 юл

Күп очракта оешып, эшне башлап җибәрер яки имтиханнарга әзерләнер өчен утырырга бик кыен була. Әзерләнү урынына дуслар белән вакытны күңелле үткәрәсе, яки кызыклы кинофильм карыйсы килә.

1. Ялкаулыкны бетерү өчен бернәрсә дә эшләргә кирәкми

Мин җитди әйтәм. Бүлмә уртасына басыгыз һәм бернәрсә эшләмәгез, бөтенләй бернәрсә, тик басып тырыгыз, ашамагыз, эчмәгез, укымагыз, ятмагыз, музыка тыңламагыз. Унбиш минут та үтмәс,  нинди дә булса эшкә тотынырсыз.


2. Мондагы эшләр биш минутлык кына икән

Көне буена эш белән мәшгуль булыуыгызга караганда бу алым күпкә яхшырак. Бу биш минут ничек кенә авыр булып тоелмасын, аны түзеп була. Әмма шул вакыт эшне башлап җибәрү өчен бик җиткән.

3. Мөһим булган зур эшләрне берничә кисәкләргә бүлегез

Бик зур булган мәсъәләләрне чишү бик җиңел эш түгел. Ләкин аларны вак кисәләргә булсәгез, аларны чиратлап эшләү бик авыр булмас, үзеннән үзе чишелә генә барыр, моның өчен сабырлык кына кирәк.

4. Эшсезлеккә урын калдырмагыз

 

Берни эшләмәс өчен теләсә нәрсә эшләп була: ашарга, табак-савыт юарга, кибеткә барып килергә, яңалыкларга, почтага күз салып алырга, дусларның блогларын укып алырга, һәм башка бик күп нәрсәләр ... Аңлашыла: болар барысы да мөһим булган мәсъәләләрдән читләштерә, аера. Өстә санап үткән нәрсәләрне буш вакыт булганда гына башкарырга була.

5. Эшләрегезне иртән башкарыгыз

Кешеләр «тургай» ларга һәм «ябалак» ларга буленеп йөретеләләр. Ябалаклар көне буена ялкауланалар, эшләрен кич кырын гына башлыйлар.

6. Үзегезне бәяли белегез

Һәр эш бәяләнергә, хакы түләнергә тиеш, шуңа күрә үзегезне вакытында кадерләгез. Бераз эшләп алдыгыз икән - берәр тәмле, үзегез яраткан әйбер белән сыйланып, чәй, каһвә эчеп алыгыз. Берәр биш минутлык тәнәфес ясагыз яисә саф һавада йөреп алыгыз. Бу бик яхшы гадәт булып санала. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай «эш беткәч уйнарга ярый» дигән.

7. Бүгенге эшне иртәгә калдырмагыз

Чөнки иртәге көн-атнаның бик катлаулы, эшнең тыгыз булган көне булып санала. Бәлки без эшләребезне иртәге көнгә калдырганга шулайдыр ул. Әгәр сез тормышны яңадан башлыйбыз дисәгез, хәзер үк, ашыгыч рәвештә башлагыз, чөнки иртәгә тагын да мөһимрәк эшләр килеп чыгуы ихтимал, яисә ул эшегезне башлауны кире уйлавыгыз бар. Бүген бик соң булса да, караңгы төшеп барса да, барыбер башлагыз, яңадан башлауга караганда, башланганны бетерүе җиңелерәк. Халык мәкале «башланган эш - беткән эш» ди.


Үзегезнең эшләрегездэ уңышларга ирешегез, ялкаулык сезнең юлыгызда беркайчан да булмасын, сезнең тормышыгызда аңа урын калмасын! 

Чыганак:  https://vk.com/@tatcihan-yalkaulykny-i-chen-7-ul

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев