САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ялгызларны “Бәхет” кавыштыра

"Сарманда "Бәхет" клубы ачылу күп ялгызлар өчен сөенеч булгандыр, дип уйлыйм. Гаиләле кешенең ялгызлар хәлен белергә вакыты юк бу ыгы-зыгылы заманда. Нәкъ менә үзең өчен оештырылган очрашуларга ничек бармыйсың , ди инде. Сыңар канатлыларның аз гына булса да күңелләрен күтәрү, теләгән очракта, аларга икенче ярларын эзләп табарга булышу ниятеннән оештырылды...

"Сарманда "Бәхет" клубы ачылу күп ялгызлар өчен сөенеч булгандыр, дип уйлыйм. Гаиләле кешенең ялгызлар хәлен белергә вакыты юк бу ыгы-зыгылы заманда. Нәкъ менә үзең өчен оештырылган очрашуларга ничек бармыйсың , ди инде. Сыңар канатлыларның аз гына булса да күңелләрен күтәрү, теләгән очракта, аларга икенче ярларын эзләп табарга булышу ниятеннән оештырылды да инде бу клуб.
Кешене мәҗбүри бәхетле дә, бәхетсез дә итеп булмый. "Бәхет һәркемнең үз кулында", - диләр. Безнеңчә әйткәндә - "Һәркемнең үз аягында". Кеше бәхеткә каршы бер адым ясаса, бәхет аңа каршы ике адым ясар.
Клубыбыз үзенең эшчәнлеген матур гына башлап җибәрде. Ул кунакларны пәнҗешәмбе көннәрдә 18.00 сәгатьтә Сарман үзәк китапханәсендә кабул итә.
Фәүзия Миннеярова, әйдәп баручы китапханәче."
"Бәхет" клубындагы чираттагы очрашу Гашыйклар көненә багышланды. Анда катнашучылар Гашыйклар көненең килеп чыгышы белән таныштылар. Соңыннан кичә уен-көлке, җыр-бию белән дәвам итте. Кунаклар арасында хат ташучы йөреп торды. Теләкләрне язу өчен ромашка чәчәге дә әзерләнде. Бу юлы кунакларыбызны кайнар чәйле, чәкчәкле чәй өстәле дә көтә иде. Алар күчтәнәчкә чәкчәк пешереп җибәргән Гыйная апага рәхмәтләрен җиткерделәр. Гомумән, бу кичә күңелле сюрпризларга бай булды. Салкын кыш булуга карамастан, бер кочак ал розалар күтәреп килеп кергән Русланга гаҗәпләндек тә, сөендек тә. Ул һәрберебезгә роза чәчәге бүләк итте.
Равилә Шәмсетдинова, китапханәче."
"Сарман үзәк китапханәсе каршында "Бәхет" клубы ачыла икән, дигән хәбәр халык арасында тиз арада таралып өлгерде.
Беренче очрашу "Гомер бер генә, сөю мәңгелек" дип исемләнгән иде. Кичә үтәчәк зал төсле утлар, төрле-төрле шарлар, плакатлар белән бизәлгән. Директор Роза Гайфуллина, аның ярдәмчесе Фәридә Тимербаева, әйдәп баручы китапханәчеләр Фәүзия Миннеярова, Равилә Шәмсетдинова һәркемне якты йөз, тәмле сүз белән каршы алдылар.
Бәхет ташыр, байлыгыгыз артыр,
Саф мәхәббәт керсен ишектән!
Сөю барда бәхет, байлык булыр,
Аларны бит Ходай иш иткән, - диде, очрашуны ачып, Фәүзия Миннеярова. Кичәдә мәхәббәт турында бик күп матур сүзләр әйтелде, кунаклар белән кызыклы әңгәмә корылды, бергәләп җырладык, биедек, түгәрәк уеннарда, театральләштерелгән тамашаларда катнаштык, табышмаклар чиштек, мәзәкләр сөйләштек.
Риф Вәлиев, Сарман авылы."
Редакциябез почтасына соңгы көннәрдә әнә шундый эчтәлектәге хатлар килде. Җылы итеп язылган бу хатлар бездә дә кызыксыну уятты. Чыннан да, бу кырыс, шау-шулы заманда ялгызлыктан арган күңелләр дә бәхетле була алалармы, аларның да бәхетләре янәшәдә генәме икән, дигән сорау белән очрашуларның чираттагысына без дә юнәлдек.
Килгән һәркемне ишек төбеннән үк якты йөз, тәмле сүз белән Роза Гайфуллина үзе һәм аның кул астында хезмәт куючылар каршы ала торды. Кунаклар күңелле гәп корган арада, калганнар да килеп җиттеләр.
Кичәнең монысы "Солдатта булган, диләр" дип аталган иде. Ягъни ул илне саклаган, солдат хезмәтен үткән ир-егетләребезгә багышланды.
Кунакларны сәламләгәннән соң, Фәүзия Миннеярова Ватанны саклаучылар көне барлыкка килүнең тарихы белән таныштырды. Соңыннан, ир-егетләрне бәйрәм белән тәбрик итү өчен, сүз очрашуда катнашучы хатын-кызларга бирелде. Ир-егетләр дә үзләре турында берничә сүз әйттеләр. Кайларда гына хезмәт итмәгәннәр алар, Украина, Балтыйк буе, Чита, Чернобыль һәм башка төбәкләрдә илне саклаганнар. Кичә уен-көлке, җыр-бию, мәзәк сүз, башваткыч, табышмаклар белән дәвам итте, катнашучылар үзләренең актерлык сәләтен дә күрсәттеләр, интеллектуаль уеннарда исә ир-егетләрнең тапкырлыгы, зирәклеге күренде. Кыскасы, бер очрашуда ук янәшә-тирәңдәгеләр турында азмы-күпме фикер тупларга, кемнең нәрсәгә сәләтле икәнлеген чамаларга мөмкин иде.
Хәер, бирегә пар эзләргә генә киләләр, дигән сүз дөреслеккә туры килмәс иде. "Миңа бабай кирәк түгел. Кичләр буе ялгыз нишләп утырасың. Рәхәтләнеп саф һава сулап, урам буйлап киләм, соңыннан өйгә кайтам. Бу клубка йөри башлагач, күңелем күтәрелеп китте, үземне яңадан яши башлагандай хис иттем", - диде өлкәнрәк яшьтәге бер ханым. Шулай итеп, "Бәхет" клубы - яңа дуслар табу, бер-берең белән аралашу, кышкы салкын, озын кичләрне кызыклы итеп үткәрү урыны да, дияргә мөмкин.
Ә инде бирегә килергә читенсенгәннәр, артык тыйнаклар өчен танышуның тагын бер ысулын уйлап тапканнар китапханә хезмәткәрләре. Биредә һәркем анкета тутырып калдыра ала, ягъни анда үзең һәм сине ниндирәк кешеләр кызыксындыруы турындагы берничә сорауга җавап бирергә кирәк. Ә инде синең таләпләргә җавап бирә торган кеше табылу белән, бу турыда сиңа хәбәр итәчәкләр.
Мондый клуб оештыру - Роза белән Фәүзия ханымнарның инициативасы. Киләчәктә алар аның эшен тагы да җанландырырга, авыллар, башка районнар белән дә бәйләнеш урнаштырырга, очрашуларның эчтәлеген тагы да баетырга уйлыйлар. Клубка йөрүчеләр үзләре дә шактый тәкъдим керткәннәр. Ә инде "Тиң ярымны ничек табарга икән?" - дип кызыксынучылар өчен шуны да әйтергә мөмкин: ир-атлар да, хатын-кызлар да насыйп ярларының игелекле, игътибарлы, ягымлы булуларын, хатын-кызлар исә яшәү урыны да булуын телиләр. Ә матди як, балалар булу-булмау - ул кадәр үк мөһим түгел.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X