САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ял көннәрендә суыта: яңгыр һәм җепшек кар көтелә

Бүген көндез Татарстанның күпчелек районнарында – яңгыр. Төнлә һава температурасы +1..+6 градус, урыны белән -2 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Ә көндез +8..+13 градус фаразлана.

Алдагы тәүлектә дә явым-төшем, кырау көтелә. Ял көннәрендә республика территориясендә салкын һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Синоптиклар фаразына караганда, 21 һәм 22 майда яңгыр, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә кайбер районнарда җепшеп кар явачак. Көндез һава температурасы +7…+13 градус чикләрендә тирбәлсә, төнлә 0…+5 градус булачак, кырау төшәчәк.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында да көчле булмаган яңгырлар көтелә. Көндез 23 майда +9…+14 градус булыр дип фаразлана. Төнге сәгатьләрдә 0…+6 градус, урыны белән – кырау. 24 майда көндез +11…+16 градус җылы булачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев