САРМАН
  • Рус Тат
  • “Ял көне авыруы”. Нәрсә ул?

    Кеше тормышының өчтән бер өлешен йоклап, калганын туйганчы йокларга хыялланып үткәрә. Әмма күпләр бу шатлыктан да мәхрүм. Статистика мәгълүматларына караганда, Россиядә яшәүче өч кешенең берсе йокысызлыктан интегә. Медиклар яңа авыру - «Ял көне синдромы» (кеше атна буе байбак кебек йоклый, ә ял көннәрендә исә күзләренә тамчы да йокы керми) турында...

    Кеше тормышының өчтән бер өлешен йоклап, калганын туйганчы йокларга хыялланып үткәрә. Әмма күпләр бу шатлыктан да мәхрүм. Статистика мәгълүматларына караганда, Россиядә яшәүче өч кешенең берсе йокысызлыктан интегә. Медиклар яңа авыру - «Ял көне синдромы» (кеше атна буе байбак кебек йоклый, ә ял көннәрендә исә күзләренә тамчы да йокы керми) турында торган саен күбрәк сөйләргә мәҗбүр.
    Бу нәрсәне аңлата, һәм, гомумән, йокысызлыкка каршы ничек көрәшергә мөмкин икән соң?
    «Ял көне авыруы» җәен интектерә
    Ни генә әйтсәк тә, без эш атнасын җиңелчә генә стресс халәтендә үткәрәбез. Шуңа күрә күпләр эш көннәрендә үзләрен уянырга мәҗбүр итә алмаганлыктан, ә ял көннәрендә исә йокысызлыктан интегүләреннән, иртә таңнан уянып, йокыга китәргә тырыша-тырыша, иртәнге 10-11 гә кадәр урында «аунап» ятарга туры килүеннән зарлана. Тагын шунысы бар: бу «авыру» җәен үзен күбрәк сиздерә.
    Йокы белгечләре моны болайрак аңлата. Организм, дүшәмбедән башлап, туйганчы йоклау идеясе белән «янып йөри». Менә ял көннәре килеп җитә. Шул чагында йоклыйсы да йоклыйсы гына бит... Әмма юк шул: безнең җаныбыз һәм тәнебез атна буе эшләүдән алҗыса да, килеп туган бәхетле мизгелләрне «аңламый» һәм йокыдан кискен «баш тарта».
    Җәен исә бу хәл ике төрле сәбәпкә бәйле. Беренчедән, төннәрнең кыскарак булуы нәтиҗәсендә тормыш иртәрәк башлана (кошлар сайрый, тәрәзәгә кояш нурларын сибә һ.б.). Икенчедән, моңа чираттагы ялны зарыгып көтү «гаепле» (күпчелегебез аны җәйге айларда алырга тырыша бит) - эчке «аккумуляторыбыз» утыра, ул озакка сузылган ял тели.
    Медиклар «Ял көне авыруын», үзен вакытлыча сиздерүче йокысызлык, дип атыйлар. Нормаль эшләүче организмның озакка сузылган стресска җавабы бу. Әгәр әлеге халәткә каршы үзвакытында тиешле чаралар күрелмәсә, ул бик тиздән хроник йокысызлыкка да әйләнергә мөмкин. Шуңа күрә аннан котылу зарур.
    Йокы килмәсә, йокламаскадыр, бәлки
    Психиатрлар аңлатуынча, организм төнлә «йокламый»: ул барлык системаларны торгызу эшчәнлеге «алып бара». Әйтик, баш мие төнлә глюкоза һәм кислородны йокламаган вакыттагы кадәр күләмдә тота. Димәк, йокларга кирәк, дигән сүз. Өстәвенә, йокы вакыты тәүлегенә 7 сәгатьтән дә ким булмаска тиеш.
    Йокысызлык башта үзен вак-төякләр - кызып китүчәнлек, тормыштан канәгатьсезлек рәвешендә генә сиздерә. Әгәр бу этапка кул селтәнсә, тиздән кәефнең кискен үзгәреп торуы башланып китә. Ахыр килеп, кешедән бары тик күләгә генә кала. Күрү һәм ишетү галлюцинацияләре интектерә, нормаль фикерләү һәм сөйләшү сәләте, хәтер югала. Мондый халәттә рульгә утыру - үз-үзеңә кул салуга тиң. Сүз уңаеннан шуны әйтик: кеше үлеме белән тәмамланган юл-транспорт фаҗигаләренең күпчелеге нәкъ менә туйганчы йокламаган машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга.
    Йокысызлык «юлдашлары»
    Организм, тулаем алганда, сау-сәламәт булган очракта йокысызлыкны җиңәргә була. Моның өчен нерв киеренкелеге сәбәпләрен юкка чыгару яисә һичьюгында аларны йомшарту да җитә. Ә менә чын авыруны (кеше дарусыз йокыга китә алмаса) бары тик белгеч кенә дәвалый ала.
    Даими йокысызлык беркайчан да буш урында барлыкка килми.
    Бүгенге көндә йокысызлык белән бәйле туксаннан артыграк авыруның булуы мәгълүм.
    Төннәрен кинәт кенә уянып, йокыга китә алмыйча интегүнең сәер генә сәбәпләре дә бар. Мәсәлән, апноз халәте, ягъни йоклаган вакытта сулышның аз гына вакыт эчендә тукталып торуы. Мондый очракта даруларның файдасына караганда зыяны күбрәк булырга: кеше йоклаганда җан тәслим кылырга мөмкин.
    Без еш кына гап-гади көзән җыерулардан да уянып китәбез.
    Ә менә депрессия яисә хәвефләнү - икенче мәсьәлә. Алар акрынлап барлыкка килә, көннән-көн күбрәк көч «җыя». Нерв киеренкелегеннән килеп чыгучы вакытлыча йокысызлык нәкъ менә аларның беренче билгесе дә инде.
    Йокысызлыкның сәбәпләрен ачыклау өчен полисомнография - йоклаган вакытта организмның төрледән-төрле функцияләрен теркәү ысулын үтәргә кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: