САРМАН
  • Рус Тат
  • Якты кояш, кайнар чүлләр илендә

    РФ Президентының "2011-2014 нче елларда сәламәтлек саклау һәм мәгариф тармагында идарә кадрларын әзерләү" программасы кысаларында, халык сәламәтлеген саклау тармагындагы идарә кадрларын камилләштерү максатыннан, май аенда Казан федераль университеты базасында ике атналык укулар оештырылган иде. Анда ирешкән югары нәтиҗәләр өчен, безнең район хастаханәсе баш табибы Ирек Нуретдин улы Билалов Россия Федерациясенең...

    РФ Президентының "2011-2014 нче елларда сәламәтлек саклау һәм мәгариф тармагында идарә кадрларын әзерләү" программасы кысаларында, халык сәламәтлеген саклау тармагындагы идарә кадрларын камилләштерү максатыннан, май аенда Казан федераль университеты базасында ике атналык укулар оештырылган иде. Анда ирешкән югары нәтиҗәләр өчен, безнең район хастаханәсе баш табибы Ирек Нуретдин улы Билалов Россия Федерациясенең 25 кешелек делегациясе составында Татарстаннан берүзе Израильдә ике атналык стажировкада булып кайтты. Бүген ул - редакциядә кунакта.
    - Ирек Нуретдинович, чит илгә стажировкага бару хокукын яулау җиңелләрдән булмагандыр.
    - Федераль университетка укуга Пермь өлкәсе, Удмуртия, Мари Иле һәм Татарстаннан 22 баш табиб килгән иде. Ике атна укыганнан соң, һәр төркем - һәркайсы җидешәр кешелек - диплом эше язды. Миңа шушы проектны яклау бурычы куелды һәм ул уңышлы булды - Комиссия әгъзалары бертавыштан безнең диплом проектын I урынга лаек дип таптылар. Диплом эшен Мәскәүгә халык хуҗалыгы академиясенә җибәрделәр. Нәтиҗәдә РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясеннән чакыру алдым һәм Израильдә булып кайттым.
    - Белүебезчә, Израиль - кечкенә ил. Сезне, мөгаен, иң элек аның социаль-экономик хәле белән таныштырганнардыр. Гомумән, барып төшүгә, күзгә ташланганы нәрсә булды?
    Израильнең башкаласы Тель-Авив Мәскәүдән 2900 километр ераклыкта. Мәскәүдән 3 сәгать 40 минут очтык. Безне бик яхшы каршы алдылар, практика үтәргә тиешле клиника янындагы бик яхшы кунакханәгә урнаштырдылар. Израильнең мәйданы 20 мең квадрат километр, ягъни Татарстанның өчтән бер өлешен тәшкил итә. Илдә 8 миллион чамасы кеше яши. 1 миллион 200 меңе - башка илләрдән күчеп килүчеләр. Дәүләт телләре - иврит һәм гарәп телләре. Халыкның 82 проценты - яһүдләр, 16 проценты - гарәпләр. Биредә кара туфраклы җир юк. Ил территориясенең 65 проценты - чүлләр. Калганы - тау-ташлы җирләр. Һәр агач төбенә, һәр куакка шланга сузылган. Төче су чыганагы - илнең төньягында урнашкан бары бер күл. Шулай ук ил ярларын юучы Урта, Кызыл диңгезләрнең суын төчеләндереп кулланалар. Ил эчендә тагын Үле диңгез бар, аның суының 33 проценты тоздан тора. Анда бернинди балык, суүсемнәр юк, ләкин ләме шифалы, дәвалау үзлекләренә ия, аннан косметика да ясыйлар. Шулай булса да, ил бай, югары культуралы. Үзен авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итә, чит илләргә дә чыгара. Цитруслылар, банан, клубника үстерәләр, елга ике тапкыр уңыш алалар, һәркайда - теплицалар. Ләкин ул биредә үсемлекләрне салкыннан түгел, эсседән һәм кошлардан саклау өчен кулланыла. Урамнарда тәртип, чисталык, исерекләр юк, тәмәке тартучылар бик аз, бомжлар күрмәдек, ДТПлар турында ишетмәдек. Җинаятьчелек бик аз күләмдә, диделәр. Бөтен җирдә - тарихи һәйкәлләр, истәлек такталары. Яһүдләр турында, үз илләренең патриотлары, дип әйтергә була. Үз илләрен, үз халкын бик хөрмәт итәләр, хөкүмәткә зур ихтирам белән карыйлар, урамнарда дәүләт флаглары эленеп тора. Алар шулай ук үз тарихларына, гореф-гадәт, милли традицияләргә дә бик сак карашта торалар.
    - Сезнең стажировка нәрсәдән гыйбарәт булды?
    - Программа бик тыгыз иде. Көн саен 6-7 сәгать укыдык, аннан соң төрле хастаханә, клиникаларда, медицина җиһазлары җитештерү заводларында, илнең тарихи урыннарында һәм башка җирләрдә булдык. Биредәге сәламәтлек саклау системасы - дөньяда иң камилләрдән, шулай ук иминият системасы да. Кешеләрнең хезмәт хакының 5 проценты мәҗбүри иминият системасына түләнә. Халыкның 75 проценты ирекле иминияттә катнаша. Аңа һәр гаилә, безнең акчага күчергәндә, 200 сум күләмендә взнос күчереп бара. Бу алар өчен зур акча түгел. Иминият компанияләре бар. Йөрәк, үпкә чирлеләрне аерым иминиятләштерәләр. Иминият акчалары милли иминият институты фондына җыела, шуннан хастаханә кассаларына күчә. Алар хисабына медицина хезмәте бушка күрсәтелә. Клиникаларның 62 проценты - дәүләтнеке, 38 проценты - шәхси. Соңгылары да хастаханә кассалары аша эшли.
    Иң элек шуңа игътибар иттек: Россиядән килүчеләр өчен монда тел проблемасы юк дәрәҗәсендә. Бөтен җирдә диярлек русча да сөйләшәләр. Әйтүләренчә, биредә 300 меңләп руслар яши. Аларның 12 меңе - Россиядә белем алган, тәҗрибә туплаган табиблар. Бик әйбәт итеп эшләп, яшәп яталар, фәнни эшләр белән шөгыльләнәләр, проектларын тормышка ашыралар. Әйтик, хастаханә кассасының үзенең дә поликлиникасы бар, ул Красноярск шәһәреннән киткән инженер проекты буенча эшләнгән. Ә элеккеге СССРдан 1 миллион 2000 мең кеше күчеп килгән. Алар - югары квалификацияле, фәнни дәрәҗәләргә ия белгечләр.
    Бөтен хезмәт компьютерлаштырылган. Хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе бик югары. Чират хезмәте эшли. Табиблар, шәфкать туташлары алдында кәгазь өемнәре юк. Хезмәт хаклары әйбәт. Әйтик, анда шәфкать туташлары, безнең акчага күчергәндә, 70-90 мең сум алалар, өч дәрәҗәгә бүленәләр. Барлык табиблар янында да шәфкать туташлары утырмый. Яһүдләр бик төгәл халык, һәр нәрсә, һәр шекел - аларда акча берәмлеге шулай атала - исәптә.
    - Билгеле булганча, безнең илдә үлем-китемнәр буенча беренче урында - йөрәк-кан системасы авырулары. Ә израильлеләр барыннан да бигрәк нинди авырулардан интегәләр?
    - Биредә шикәр авыруыннан, яман шешләрдән интегүчеләр шактый. Илдә көчле, яман авырулар, мәсәлән, йөрәк, үпкә, шикәр авырулы кешеләр өчен махсус үзәкләр эшли, андыйларга ярдәм фондлары оештырылган һәм алар бик активлар. Әйтик, йөрәк авырулы кешеләргә ярдәм күрсәтү үзәге бар. "Мәхәббәт белән генә мәхәббәт тәрбияләп була", - дип язылган аның стенасына. Анда 80 меңләп авыру исәптә тора. Аларның һәркайсы муенында бауга асылган кесә телефоны зурлыгында махсус аппарат йөртә. Авыруның хәле начарланып китсә, шуның ярдәмендә ЭКГ яздырыла, аның мәгълүматлары кесә телефоны аша үзәккә тапшырыла. Үзәктә тәүлек буе медицина белемле диспетчерлар эшли, алар, компьютерга ЭКГ мәгълүматларын алу белән, авыруга ярдәм итү чарасын күрәләр. Ашыгыч ярдәм машинасы авыру янына 15 минутта барып җитә. Шоферлар исә - 2-3 ел дәвамында махсус хәзерлек үткән парамедиклар. Кирәк икән, авыруны үзәккә алып кайталар. Билгеле булганча, инфаркт булган кешегә бер сәгать эчендә ярдәм күрсәтелсә, аны үлемнән алып калып була. Шулай итеп, израильлеләр йөрәк-кан тамырлары авыруларын җиңеп баралар, дип әйтергә була. Үпкә авырулылар да махсус прибор тагып йөриләр. Сукырлар шулай ук беләкләрендә ничә адым уңга, ничә адым сулга икәнне әйтеп баручы прибор йөртәләр. Телемедицина нык үскән. Табиблар авыруга консультацияне ерак арага видео аша да бирәләр. Гомумән, андагы медицина - дөньяда иң көчлесе. Анализ бирү, аның нәтиҗәләрен табиб алдына кую да автоматлаштырылган. Наркоманнар күп түгел.
    Донорлык эше бик яхшы оештырылган. Илдә 230 мең тирәсе донор бар. Иганәчелек бик көчле. Яһүдләр үз илләренең үсешенә өлеш керткәннәрне хөрмәтли дә беләләр. Әйтик, җиһазлар алуга, төзелешкә өлеш керткәннәрнең исемнәре бина стенасына матур итеп язылып куелган.
    - Андагы хастаханәләр бездәгеләрдән тагын кай яклары белән аерыла?
    - Авыруларны бездәге кебек 10-15 көн яткырмыйлар. Стационарда яту срогы уртача - 3-4 көн. Авыру хастаханәдә ятканда, имгәнә яки катлауланулар була икән, хастаханә аны үз хисабына дәвалый. Сүз уңаеннан шуны да әйтәсем килә: бу илдә бюрократия минималь күләмдә. Тикшерүләр елга 1-2 тапкыр гына үткәрелә, ул гаеп табу максатыннан түгел, киңәш-табыш итү, методик ярдәм күрсәтү йөзеннән эшләнә. Гадәттән тыш хәл булса да, кешегә җәза бирү өчен түгел, кимчелекләрне булдырмау юлларын табу өчен үткәрәләр тикшерүләрне.
    Ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасын кеше үзе чакырган очракта, иминият компаниясе чакыруны нигезсез дип таба икән, чыгымны авыру үзе түли.
    - Ә халык үз сәламәтлегенә, гомумән, тормышка ничек карый?
    - Илдә уртача гомер озынлыгы ир-атларныкы - 79, хатын-кызларныкы - 81 яшь. Сәламәтлек саклауга тотылган чыгымнар хәрби чыгымнардан артыграк. Халык та үз сәламәтлегенә бик игътибарлы. Гомумән, анда балаларны тууга ук ничек яшәргә, үз-үзен ничек тотарга, милли традицияләргә өйрәтә башлыйлар. Туу югары, үлем-китем бездәгедән 2,5 тапкырга түбән. Һәр гаиләдә 3-4 әр бала тәрбияләнә, дини гаиләләрдә - 12-13 әр. Һәркем елга 4 тапкыр табибта була. Мәктәптә балалар 12 ел укыйлар. Аннан соң егетләр дә, кызлар да армия хезмәте үтәләр. Ир-егетләр - 3, хатын-кызлар 2 ел хезмәт итәләр. Рөхсәт алып, армиягә институтны бетергәннән соң гына барсаң да ярый, ләкин ул очракта 5 ел хезмәт итәргә кирәк. Хатын-кызларга бала ялы 12 атна бирелә, аннан соң няня яллап, эшкә чыгалар. Халык сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Бик күп яшьләр йөгерү белән шөгыльләнәләр. Махсус велосипед юллары бар. Күп кеше кирәк җиренә велосипедта бара. Беркайчан да ит белән сөтне катыштырмыйлар. Хастаханә кебек урыннарда менюны дин әһеле тикшерә. Соңгы вакытларда биредә, сәламәтлекләренә салкын караучыларны бушка дәваларга микән, дигән сорауның еш күтәрелүен дә әйттеләр. Җомга көнне төшкә кадәр генә эшлиләр. Якшәмбе - эш көне. Шимбә ял булса да, бу көнне өйләнешмиләр. Ир-ат рөхсәтеннән башка хатын-кыз аерыла алмый.
    - Сез, медицина җиһазлары җитештерүче заводларда да булдык, дидегез.
    - Әйе, Израиль - дөнья күләмендә иң яхшы, югары технологияле медицина җиһазлары, компьютерлар җитештерүче ил. Экспортның керем өлешенең 85 проценты югары технологияле җиһазлар, 15 проценты авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан керә. Медицина аппаратлары җитештерүче 450 ләп фирма бар. Хезмәткәрләрнең һәркайсы фәнни, практик эш белән шөгыльләнә, патентлар ала. Заводлар зур түгел, әмма бик зур акчалар эшлиләр.
    - Нинди тарихи урыннарда булдыгыз?
    - 11 мең ел элек нигез салынган Иерхон дөньядагы иң карт шәһәр исәпләнә. Анда гарәпләр яши. Иерусалимда, "Храм воскресения" дип аталучы сарайда булдык. Риваятьләр буенча, ул Иисус Христосның җәзаланган, күмелгән урыны, христианнар өчен дөньяның үзәге, изге шәһәр, изге урын булып санала. Анда христиан динен тотучылар хаҗ кылырга бөтен дөньядан киләләр. Бу шәһәрдә шулай ук зурлыгы буенча дөньяда өченче урында торучы мәчет бар. Җыеп кына әйткәндә, биредә тарихи урыннар, сокланып карардай, үрнәк итеп алырдай әйберләр бик күп.
    - Татарстан белән кызыксынучылар булдымы?
    - Казанда укуда бергә булган баш табиблар башкалабызны бик ошатуларын әйттеләр. Бездә булган заманча медицина җиһазларының күпчелеге Россиянең башка төбәкләрендә юк икән. "Без сезгә көнләшеп карыйбыз", - диделәр ул төбәкләрдәге коллегаларым. Бездә республика җитәкчеләре алып бара торган киңәшмәләрнең видеорежимда үтүенә дә бик гаҗәпләнделәр. Стажировка вакытында миңа да сүз бирделәр, Татарстанның сәламәтлек саклау системасы белән кызыксындылар. Мин үз республикам өчен горурлык хисләре белән кайттым. Әлбәттә, бездәге казанышлар - Президентыбыз Р.Миңнеханов тарафыннан халыкның сәламәтлеген саклауга, республиканың үсешенә зур әһәмият бирелү нәтиҗәсе. Ә кайбер клиникаларыбыз Израиль сәламәтлек саклау учреждениеләренә якын, дигән фикергә килдем. Мәсәлән, Чаллыдагы БСМП, Казан, Әлмәт шәһәрләренең кайбер сәламәтлек саклау учреждениеләре алардан әллә ни калышмый. Гомумән, Татарстан - югары технологияләр буенча Россиядә Израильгә иң якын регионнарның берсе.
    Израильдә күргән, өйрәнгән тәҗрибәнең мөмкин булганын, уңай эш тәҗрибәсе буларак, безнең хастаханәләрдә дә гамәлгә кертергә иде, дигән теләк һәм фикер белән кайттык.
    РӘСЕМНӘРДӘ: Израильнең "Ассута" клиникасында Россия табиблары стажировка үткәнлеккә сертификат та алдылар, сулдан дүртенче - И.Билалов; томографлар җитештерә торган заводта.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: