САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз, җырчы Алсу,сарык көтүе коткән

Җырчы Алсу әтисенең туган ягы - Башкортстанның Илеш районы Уяндык авылында булган һәм үзенең Инстаграм аккаунтына язылучыларны яңа фотолар белән сөендергән "Балачакта һәр җәйне, без абый белән әтинең туган авылы Уяндыкта (Башкортстанның Илеш районындагы авыл) сыер һәм сарык көтүе көтә идек, - дип язган җырчы бер фотосына. - Тормыш шулкадәр...

Җырчы Алсу әтисенең туган ягы - Башкортстанның Илеш районы Уяндык авылында булган һәм үзенең Инстаграм аккаунтына язылучыларны яңа фотолар белән сөендергән

"Балачакта һәр җәйне, без абый белән әтинең туган авылы Уяндыкта (Башкортстанның Илеш районындагы авыл) сыер һәм сарык көтүе көтә идек, - дип язган җырчы бер фотосына. - Тормыш шулкадәр кызык һәм көтелмәгән хәлләргә бай! Ул вакытта мин зур шәһәрләр, илләр, карьера үсеше турында хыялланган идем микән?! Еллар узган саен мин, үз тамырларың һәм ата - бабаларың турында онытмаска кирәклеген ныграк аңлыйм. Аларның авыр көндәлек хезмәтләрен, үз балалырының якты киләчәге өчен тырышуларын бәяләү мөһим. Ләкин, ару - талуларга да карамастан, бервакытта да зарланмыйча безгә - кечкенә балаларга һәрвакыт җылылык, якты йөз, елмаю, күтәренке кәеф һәм яхшы мөнәсәбәт күрсәтәләр иде, мин боларны бик яхшы хәтерлим. Барысы өчен дә зур рәхмәт! "

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев