САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Рухия Ахунҗанованы телевизордан күрсәтәчәкләр

Икмәк - тормышыбыз, яшәешебез чыганагы. Аның һәр валчыгы алтынга тиң. Тырыш хезмәт белән иген үстерүчеләргә шагыйрьләребез, язучыларыбыз дан җырлыйлар. Балага, тугач та, икмәк кадерен белергә кирәклекне тәрбиялибез. Икмәккә карата хөрмәт буыннардан-буыннарга күчә. - "Икмәк кадере" төшенчәсен ничек аңлыйсыз? - дигән сорау белән Казанда райондашыбыз Рухия апа Ахунҗановага мөрәҗәгать иткәннәр. Рухия...

Икмәк - тормышыбыз, яшәешебез чыганагы. Аның һәр валчыгы алтынга тиң. Тырыш хезмәт белән иген үстерүчеләргә шагыйрьләребез, язучыларыбыз дан җырлыйлар. Балага, тугач та, икмәк кадерен белергә кирәклекне тәрбиялибез. Икмәккә карата хөрмәт буыннардан-буыннарга күчә.

- "Икмәк кадере" төшенчәсен ничек аңлыйсыз? - дигән сорау белән Казанда райондашыбыз Рухия апа Ахунҗановага мөрәҗәгать иткәннәр.

Рухия апа - бик тә кызыклы шәхес, аның һәр нәрсәгә үзенең карашы, фикерләве бар. Бу очракта да югалып калмаган ул. Нәрсә дип җавап биргән соң? Менә шул хакта пәнҗешәмбе - 21 июль көнне "Яңа гасыр" каналындагы "Манзара" тапшыруыннан карагыз. Башлана иртәнге 6.00 сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев