Якташыбыз Мифтах Вәдүтнең тууына 100 ел
Мифтах Вәдүт 1915нче елның 20 ноябрендә Яхшы Каран авылында туган. Сарман мәктәбен тәмамлагач Казан дәүләт педагогия институтында белем ала. Шул елларда иҗат эшчәнлеген башлап җибәрә. "Шигырьләр", "Ятим малай турында әкият" исемле китаплары дөнья күрә. 1939 елдан СССР язучылар берлеге әгъзасы. 1942 елның 30 мартында Ватан сугышында һәлак була. Түбәндә сезнең...
Мифтах Вәдүт 1915нче елның 20 ноябрендә Яхшы Каран авылында туган. Сарман мәктәбен тәмамлагач Казан дәүләт педагогия институтында белем ала. Шул елларда иҗат эшчәнлеген башлап җибәрә. "Шигырьләр", "Ятим малай турында әкият" исемле китаплары дөнья күрә. 1939 елдан СССР язучылар берлеге әгъзасы. 1942 елның 30 мартында Ватан сугышында һәлак була. Түбәндә сезнең игътибарга Мифтах Вәдүт 1941 елда, сугышка китәр алдыннан, иҗат иткән шигерен тәкъдим итәбез.
Аерылу җыры.
Сау бул инде,
Минем йөрәк кошым,
Аерылабыз, җаным, хәзергә,
Килер көнгә -
Кайнар кавышуларга
Йөрәк утың белән әзерлән.
Кулларыма мылтык кыскан чакта
Син булырсың минем исемдә,
Кайнарлыгы безнең мәхәббәтнең
Ялкын бирер минем хисемә.
Поход чыгып, атлап үткән чакта
Яф(ы)раксыз урман буйларын,
Һәр адымда сине сагынырмын,
Һәр минутта сине уйлармын.
Яңгырлы төн, кышкы суык көннәр
Туңдыралмас мине, акыллым!
Җан-тәнемне чөнки җылытачак
Сиңа булган сөю ялкыным...
Йә, хуш инде,
Суырып үбәм сине,
Кысып кочам сине, алтыным,
Юлларымда маяк булып балкыр
Синең мәхәббәтең ялкыны!..
Мифтах Вәдүт, 1941
Мәгълүмат Музей Музей төркеменнән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев