САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Якташыбыз Мәдинә Маликова Тукай премиясе лауреаты булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирү турында"гы Указга кул куйды. 2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе белән бүләкләнүчеләр билгеле булды. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт премияләре буенча комиссия тарафыннан тәкъдим ителеп, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән расланган исемлектә якташыбыз - күренекле татар...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирү турында"гы Указга кул куйды.

2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе белән бүләкләнүчеләр билгеле булды. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт премияләре буенча комиссия тарафыннан тәкъдим ителеп, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән расланган исемлектә якташыбыз - күренекле татар язучысы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәдинә Маликова да бар. Ул премиягә "Арыш тәме" китабы белән тәкъдим ителгән. Ул үз эченә роман, повесть, хатирәләрне ала. 2014 елда бастырылган.

Мәдинә Маликованың фикере белән "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтыннан таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев