САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашыбыз Люция Зиннурова вафат

28 майда Сарманда гомер иткән Татарстанның атказанган укытучысы Зиннурова Люция Мәснәви кызы вафат булды. Ул 1944 елның 28 февралендә Каташ Каран авылында туа, Сарайлы авылында үсә. 1960 елда, Иске Кәшер урта мәктәбен тәмамлап, Буралы Чишмә авылында китапханә оештыра һәм аның мөдире була. 1966 елда Алабауга педагогия институтын тәмамлый һәм Алексеевский...

28 майда Сарманда гомер иткән Татарстанның атказанган укытучысы Зиннурова Люция Мәснәви кызы вафат булды.

Ул 1944 елның 28 февралендә Каташ Каран авылында туа, Сарайлы авылында үсә. 1960 елда, Иске Кәшер урта мәктәбен тәмамлап, Буралы Чишмә авылында китапханә оештыра һәм аның мөдире була. 1966 елда Алабауга педагогия институтын тәмамлый һәм Алексеевский районына эшкә җибәрелә. 1969-1975 елларда Рангазар урта мәктәбендә эшли. 1975-1985 елларда Люция Зиннурова - партиянең Сарман район комитеты секретаре. 1985-1999 елларда Сарман аграр көллиятендә( ул чакта һөнәр училищесы) рус теле һәм әдәбияты укыта. Лаеклы ялга чыккач, ул иҗат итү белән ныграк шөгыльләнә башлый, шигырьләр җыентыклары бастырып чыгара. Люция Мәснәви кызы белемле, зыялы, халык арасында зур абруй казанган шәхес иде. Аның якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев