САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Якташыбыз Клара Булатовадан – шигъри сәлам

Утыртыгыз җимеш агачлары Йорт каршына нарат утыртмагыз, Утыртмагыз анда чыршы да. Өй янында үскән наратлардан, Чыршылардан шомлы җыр чыга. Утыртмагыз анда карама да, Имәннәр дә, хәтта каен да. Каеннарның моң-зарына ияреп, Өегезгә керер кайгы да. Утыртыгыз җимеш агачлары - Гөлҗимешләр, шомырт, баланнар. Җимешләре тәнне дәваласа, Җыр-көйләре җанны дәвалар. Клара Булатова

Утыртыгыз җимеш агачлары

Йорт каршына нарат утыртмагыз,

Утыртмагыз анда чыршы да.

Өй янында үскән наратлардан,

Чыршылардан шомлы җыр чыга.

Утыртмагыз анда карама да,

Имәннәр дә, хәтта каен да.

Каеннарның моң-зарына ияреп,

Өегезгә керер кайгы да.

Утыртыгыз җимеш агачлары -

Гөлҗимешләр, шомырт, баланнар.

Җимешләре тәнне дәваласа,

Җыр-көйләре җанны дәвалар.

Клара Булатова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев