САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Якташыбыз Айсылу Мирхафизхан - Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе

Айсылу Мирхафизхан, Бөтенроссия балет артистлары һәм хореографлар конкурсында "Характерлы биюләр" номинациясендә чыгыш ясап, I премия лауреаты була. (Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Биюче Айсылу Мирхафизхан II Бөтенроссия балет артистлары һәм хореографлар конкурсында 1нче премиягә лаек булды. "Безнең зур шатлыгыбыз бар - Айсылу беренче урын алды. Конкурсның Алтын медален һәм...

Айсылу Мирхафизхан, Бөтенроссия балет артистлары һәм хореографлар конкурсында "Характерлы биюләр" номинациясендә чыгыш ясап, I премия лауреаты була.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Биюче Айсылу Мирхафизхан II Бөтенроссия балет артистлары һәм хореографлар конкурсында 1нче премиягә лаек булды. "Безнең зур шатлыгыбыз бар - Айсылу беренче урын алды. Конкурсның Алтын медален һәм Моисеев исемендәге Халык биюләре ансамбленең махсус призын Айсылуга гала-концертта тапшырдылар", - ди Айсылуның әнисе - Камал театры актрисасы, Татарстанның халык артисты Фәридә Сафина.

фото һәм материал http://tatar-inform.tatar/ алынды.

Искәртеп узабыз, Бөтенроссия балет артистлары һәм хореографлар конкурсы 2013 елдан башлап, цикллап уза. Циклның беренче елында - «Характерлы һәм халык-сәхнә биюләре», икенче елында - «Хореографлар», өченче ел - «Музыкаль театрда заманча биюләр», дүртенче елда «Балет артистлары» номинациясе карала. Быел конкурсның яңа беренче циклы башланды һәм ул 19-24 ноябрь көннәрендә Сац исемендәге Мәскәү балалар музыка театрында «Характерлы һәм халык-сәхнә биюләре» номинациясе буенча үткән. Конкурста жюрны СССРның халык артисты Юрий Григорович җитәкләгән.

Айсылу Мирхафизхан "Характерлы биюләр" буенча өлкән төркемдә чыгыш ясый һәм 1 нче премия лауреаты була. Ул Бөтенроссия конкурсында Мәскәү биючесе буларак катнашкан. "Мин бу конкурста Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры биючесе буларак бер катнашкан идем, ул вакытта II урын гына алгач, I урын алу өчен яңадан катнашырга үз-үземә сүз биргән идем. Ниһаять, теләгемә ирештем", - диде Айсылу Мирхафизхан "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Мәгълүмат өчен. Айсылу Мирхафизхан 2011 елда Казан Хореография училищесының Татарстанның халык артисты Ирина Хәкимова классын тәмамлый. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли. 2014 елда Айсылу Мирхафизхан әлеге конкурста II премия лауреаты булган иде. Репертуарында: Олимпия («Дама с камелиями»); Чегән кызы («Анюта»); Чегән биюе, Мерседес («Дон Кихот»); Ана бүре («Спартак»); кәләш, аккошлар, Испан биюе («Лебединое озеро»); Форбан, Палестина биюе («Корсар»); Күк, Ахирәтләр, Озе («Пер Гюнт»), Шәрыкъ биюе, Павлин («Золотая Орда»), Фея Карабос («Спящая красавица») һәм башкалар. Хәзерге вакытта Айсылу Мирхафизхан Мәскәүдә - Щукин исемендәге Театр училищесында магистратурада укый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев