САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Александр Казаковның исеме мәңге онытылмас

Хәтер… Вакыт дигән елга безне дәһшәтле сугыш елларыннан ерак алып китсә, окопларның урыннары тигезләнеп, янган авыл, шәһәрләр урынында яңалары төзелсә, яңа буын кешеләр үссә дә, Бөек Ватан сугышы хәтерләрдән мәңге җуелмас. Безнең Александровка авылында ярлы крестьян гаиләсендә туып-үскән Александр Казаковның исеме дә онытылмас. Яшьли ятим калган Саша апасы тәрбиясендә үсә....

Хәтер… Вакыт дигән елга безне дәһшәтле сугыш елларыннан ерак алып китсә, окопларның урыннары тигезләнеп, янган авыл, шәһәрләр урынында яңалары төзелсә, яңа буын кешеләр үссә дә, Бөек Ватан сугышы хәтерләрдән мәңге җуелмас. Безнең Александровка авылында ярлы крестьян гаиләсендә туып-үскән Александр Казаковның исеме дә онытылмас.
Яшьли ятим калган Саша апасы тәрбиясендә үсә. 1932 елда мәктәп тәмамлагач, "Ильич юлы" колхозында бригадир булып эшли башлый. Өч елдан аны "Кызыл октябрь" совхозына участок идарәчесе итеп күчерәләр. 1938 елның сентябрендә егет Эшче-крестьяннар Кызыл Армиясенә алына. Шул ук елда Свердловскидагы пехота училищесына җибәрелә. Аны тәмамлагач, Казаков Каунас шәһәрендә 212 артиллерия полкының командиры булып хезмәт итә. Бөек Ватан сугышын ул Прибалтикада каршылый. 1942 елда офицер кадрлар әзерләүче курсларны тәмамлый. 1944 елның июненә өлкән лейтенант Александр Казаков 2нче Белоруссия фронтының 33нче армиясенең 222нче укчы дивизия батальоны белән командалык итә. Могилев өлкәсен фашистлардан азат итүдә ул үзен оста, тапкыр, батыр командир итеп күрсәтә. Проня, Бася, Днепр елгаларын кичкәндә, аның батальоны аеруча кыю хәрәкәт итә. Аның сугышчылары дошман гел көтмәгән-уйламаган җирдән һөҗүм итеп, батырлык, ныклык, тәвәккәллек үрнәкләре күрсәтәләр.
1944 елның 23 июне. Казаков батальоны Проня елгасын кичеп, Головичи авылы тирәсендә дошман оборонасын өзә. 27 июнь. Батальон Днепрны кичә һәм көнбатыш ярдагы плацдармны ала. Фашистларның берничә контратакаларын кире кайтаралар, плацдармны кулдан ычкындырмыйлар. Шул вакытта 400 дошман солдатын юк итәләр, 150сен әсирлеккә төшерәләр. Бу Днепр елгасын аз югалтулар белән кичү һәм алга таба дошманны куа бару, аның көчләрен юк итү мөмкинлеге тудыра. Дошман оборонасын өзгән, Проня һәм Днепр елгаларын тиз кичкән һәм дошманны оста куа барган өчен, өлкән лейтенант Александр Казаковка СССР Югары Советының 1945 ел, 24 март Указы белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм "Алтын Йолдыз" медале тапшырыла. Ул шулай ук Кызыл Йолдыз ордены, "Сугышчан батырлыклары өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләре белән дә бүләкләнә.
Александар Казаков сугыштан соң Азнакай районының Кәкре Елга машина-трактор станциясе директоры итеп билгеләнә. Гаилә кора. Хәзерге вакытта гаиләсе Бөгелмә шәһәрендә яши. Үзе 1950 елның 11 июнендә утыз биш яшендә фаҗигале төстә вафат була, Александровка авылы зиратына җирләнә. Мәктәп дружинасы аның исемен йөртә. Укучылар аның каберенә шефлык итәләр, һәйкәлен карап торалар. Ел саен аның исемендәге призга волейбол ярышлары, даими рәвештә класстан тыш чаралар үткәрелә. Авылдашлар аны беркайчан да исләреннән чыгармыйлар, аның турындагы истәлекләрне хөрмәтләп саклыйлар.
Рәйсә Хәлиуллина, мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.
Шулай ук укыгыз:
Сарманда сугыш геройларын искә алдылар
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев