САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбызның китабы иң яхшылардан санала

12 апрель көнне ТР Милли китапханәсендә “Ел китабы - 2016” бәйгесенә йомгак ясалды. Анда язучылар, журналистлар, әдәбият сөючеләр һәм республика китапханәләренең җитәкчеләре катнашты. 

Бәйгенең җиңүчеләр исемлегендә безнең дә якташыбыз бар иде. “Татар телендә иҗат ителгән тезмә әсәрләр” номинациясендә Клара Булатованың “Гасыр белән гасыр арасында” исемле китабы 3 урынга лаек булды. 
Быелгы бәйгедә катнашучылар арасында күренекле язучылар гына түгел, китап чыгарган театр артистлары да булды. Галиәсгар Камал исемендәге театр артисты, күренекле театр актеры, “Ак чәчәкләр” фильмында төп рольне башкарган Әзһәр Шакировның “Язмыш” китабы “Татар телендә иҗат ителгән публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият” номинациясендә 1 урынны яулады. 
Чара Филүс Каһиров башкаруында яңгыраган җырлар белән үрелеп барды һәм, тамашачыларның күңел кылларын тибрәтеп, якташыбыз Дамир Гарифуллинның “Чыгарсыңмы каршы алырга” җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев