САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз – Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының математика һәм информатика факультеты деканы Рамил Мөхәммәтҗанов вафат

Кичә,15 мартта, 41нче яшендә якташыбыз – педагогия фәннәре кандидаты, Яр Чаллы  дәүләт педагогия университетының математика һәм информатика факультеты деканы Рамил Мөхәммәтҗанов вафат булды.

Арабыздан талантлы педагог, галим китте. Рамил Рафаил улы, Күтәмәле мәктәбендә директор, соңрак район мәгариф бүлеге җитәкчесе булып эшләгәндә, үзен акыллы җитәкче, оста оештыручы итеп танытты. Университет буенча хезмәттәшләре аны яхшы остаз, киң күңелле, ярдәмчел, максатчан кеше буларак телгә алалар.

Бүген 12.30 сәгатьтә университетның баш бинасында аның белән хушлашу булачак һәм ул бүген туган ягында – Яхшыбай авылында җирләнәчәк.

Рамил Рафаиловичның якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев