Якташыбыз Илнур Ханнановның шөгыльләре күп

Сноуборд буенча уздырылган “Безнең киләчәк” Бөтенрәсәй ярышларында райондашыбыз Илнур Ханнанов та катнашты. Ярышлар Мәскәүдә үткәрелделәр.

Физик мөмкинлекләре чикле булуына карамастан, Илнур спорт белән шөгыльләнә, ярышларда да катнаша. Бу юлы да ул ПОДА (поражение опорно-двигательного аппарата) төркемендә өченче урынны яулады. Без аңа киләчәктә дә уңышлар, рух ныклыгы һәм зур җиңүләр телибез.

Альбина Сабирова язмасы.

Фотолар "Джалиль NEWS" төркеменнән алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: