САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Горшунов Денис Николаевич гомуми юрисдикциянең Икенче кассация суды судьясы итеп билгеләнде

Райондашыбызны ихластан тәбриклибез һәм нәтиҗәле хезмәт уңышлары телибез.

Россия Федерациясе Президенты Указы белән якташыбыз Горшунов Денис Николаевич гомуми юрисдикциянең Икенче кассация суды судьясы итеп билгеләнде. Гомуми юрисдикциянең Икенче кассация суды компетенциясенә Мәскәү һәм сигез — Владимир, Иваново, Кострома, Рязань, Смоленск, Тамбов, Тверь, Ярыслау өлкәләрен берләштергән Үзәк федераль округка кергән судларның суд актларын, гомуми юрисдикциянең Беренче аппеляцион суды караган суд хөкемнәрен суд актларына карата кергән шикаятьләр нигезендә яңадан карау керә. Судның үзәк позицияне биләве аның географик колачлавына гына түгел, ә Рәсәй башкаласында урнашуына да бәйле. Без райондашыбызны ихластан тәбриклибез һәм нәтиҗәле хезмәт уңышлары телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев