САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташыбыз Алмаз Ишморатов халыкчан җырчы икәнен раслады

.

Якташыбыз – Таулык авылы егете, Яр Чаллы шәһәрендә Сарман якташлары җәмгыяте рәисе Алмаз Ишморатов, XXXII Халыкара бәйге – “Шәрык әкияте” музыкаль-сәнгать иҗаты фестивалендә катнашып, үзенең чын талант иясе, халыкчан җырчы икәнен тагын бер тапкыр исбатлады. Илебезнең төрле почмакларыннан җыелган сәнгать ияләрен мәркәзебез башкаласы Казан үзенә җыйды. Төмән, Волгоград, Новосибирск, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсеннән һәм башка шәһәрләрдән килгән талантлар фестивалендә Алмаз Ишморатов “Халык вокалы” номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек була. Ә “Милли традицияләрне саклау” номинациясендә махсус приз белән бүләкләнә. Ул Салих Сәйдәшев белән Булат Еникеев әсәрләрен башкара. Балачактан сәнгать дөньясында кайнаган якташыбызның репертуарында йөздән артык җыр исәпләнә. Ул, иң беренче чиратта, халыкчан җырчы. Без аңа киләчәктә дә уңышлар һәм яңа үрләр телибез.

Альбина Сабирова язмасы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев