САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яхшыбай Сабан туенда батыр егет булып кем танылды?

7 июньдә Яхшыбай Сабан туе үтте.

Ул Яхшыбай һәм Анак авыллары арасында урнашкан болында оештырылды. Бәйрәм бик кызыклы булды - халык рәхәтләнеп күңел ачты, сәүдә нокталары һәм уен мәйданчыклары эшләде, конкурслар һәм кызыклы уеннар уздырылды. Авыл халкы һәм кунаклар җырладылар, биеделәр, уеннарда катнаштылар. Шәхси эшмәкәр Фираз Ганиев көрәштә урын алучыларга махсус бүләкләр әзерләгән иде. Нәтиҗәдә Яхшыбай Сабан туе батыры булып Иске Кәшер авылы егете Данил Миңнеголов танылды. Яхшыбай авыл клубы мөдире Әлфия Сираева алып барган әлеге бәйрәм барысына да бик ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев