Яхшыбай авыл мәдәният йортында әниләр көненә багышланган кичә узды. Шул уңайдан авылга район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Сарман үзешчәннәре концерт белән кунакка килделәр. Нурия Хамидуллина катнашкан искиткеч скетчлар, Таһирҗан Зариповның өздереп гармунда авыл көйләрен уйнавын, Гөлнур Зөлкарнаеваның моңлы җырларын, Анна Гумерованың татар, керәшен, мари биюләрен тамашачылар чын күңелдән яратып карадылар....
Яхшыбай авыл мәдәният йортында әниләр көненә багышланган кичә узды. Шул уңайдан авылга район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Сарман үзешчәннәре концерт белән кунакка килделәр. Нурия Хамидуллина катнашкан искиткеч скетчлар, Таһирҗан Зариповның өздереп гармунда авыл көйләрен уйнавын, Гөлнур Зөлкарнаеваның моңлы җырларын, Анна Гумерованың татар, керәшен, мари биюләрен тамашачылар чын күңелдән яратып карадылар. Һәрбер чыгыш алкышлар белән каршы алынды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз