САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Яхшыбай авылыннан "Тылсымлы ашъяулык"ка рецепт

Яхшыбай авылында яшәүче Әлфия Сираевадан рецепт: Безнеңчә бишбармак Иң беренче итеп, сөяксезрәк иттән шулпа саласың. Ит пешеп чыкканчы, кишерне саламлап, суганны ярымбоҗралап турап, майда кызарганчы кыздырасың. Бәрәңгене әрчеп, урталай бүлеп, шулпасында пешереп аласың. Токмач камыры кебек камыр җәясең, аны олырак ромбиклар итеп кисәсең. Пешкәч, итне шулпадан аласың, әзрәк суынгач, телемләп...

Яхшыбай авылында яшәүче Әлфия Сираевадан рецепт:
Безнеңчә бишбармак
Иң беренче итеп, сөяксезрәк иттән шулпа саласың. Ит пешеп чыкканчы, кишерне саламлап, суганны ярымбоҗралап турап, майда кызарганчы кыздырасың. Бәрәңгене әрчеп, урталай бүлеп, шулпасында пешереп аласың. Токмач камыры кебек камыр җәясең, аны олырак ромбиклар итеп кисәсең. Пешкәч, итне шулпадан аласың, әзрәк суынгач, телемләп турыйсың. Бишбармакны ясыйсы савытка (табага) 1 катка телемләп ит тезәсең, 2 кат - телемләп туралган пешкән бәрәңге белән итне каплыйсың. Ит белән бәрәңге рәтенә тәменчә тоз белән борыч сибәргә була. Ит белән бәрәңгене тезгәч, бәрәңгене капларлык итеп шулпа саласың. 3 кат - шулпада ромбикларны пешереп алып (сөзгеч белән), бәрәңге өстен каплап тезәсең. 4 кат - кыздырылган суган белән кишерне камыр өстенә җәясең. Кишер белән суганны күбрәк әзерләргә кирәк, майны да күбрәк салырга. Кыздырганда, тоз белән борыч сибәргә. Яраткан кешегә, әзер булгач, сарымсак сытып, болгатырга була.
Барысы да әзер булгач, ут өстенә куеп, кайнарлап алырга.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев