САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңа йортка сөенеп киләбез

Каташ-Каран авылында яңа мәдәният йорты ишекләрен ачты. Авыл халкы, бигрәк тә яшьләр бик шат моңа. Чөнки бинаның иркен спорт залы бар. Мәктәп балалары физкультура дәресләрен, спорт түгәрәкләрен шушы залда үткәрәләр, ә авыл яшьләре кичләрен волейбол, теннис белән шөгыльләнәләр. Әле күптән түгел генә мәдәният йортында Закир Шаһбан концерты булды, Минзәлә драма...

Каташ-Каран авылында яңа мәдәният йорты ишекләрен ачты.
Авыл халкы, бигрәк тә яшьләр бик шат моңа. Чөнки бинаның иркен спорт залы бар. Мәктәп балалары физкультура дәресләрен, спорт түгәрәкләрен шушы залда үткәрәләр, ә авыл яшьләре кичләрен волейбол, теннис белән шөгыльләнәләр. Әле күптән түгел генә мәдәният йортында Закир Шаһбан концерты булды, Минзәлә драма театры спектакль белән килеп китте. Авыл тамаша кылып, күңелле ял итте.
Каташ-Каран авыл китапханәсендә эшләп килүче "Оста кулда һөнәр бар" исемле бәйләү түгәрәге, үзенең дүртенче сезонын шушы яңа ачылган мәдәният йортының түгәрәкләр бүлмәсендә башлап җибәрде. Һәр атнаның чәршәмбе көнендә түгәрәгебезгә яшьләр дә, өлкәннәр дә бик яратып йөриләр. Крючок, энә тота белмәүчеләр тиз арада оста итеп бәйләргә өйрәнәләр, ә инде бәйли белгәннәр бер-берсен өйрәтәләр, тәҗрибә уртаклашалар. Түгәрәккә йөрүчеләр белән без бердәм бер гаилә кебек, бәйрәмнәрне дә күңелле итеп, чәй өстәле артында үткәрәбез. Түгәрәк членнары бик канәгать һәм шушындый иркен, якты, җылы бүлмәдә бергә җыелып шөгыльләнә алганнарына рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев