Яңа Имәнгә авыл җирлегендә өмәгә 180 гә якын кеше чыкты
Яңа Имән авыл җирлегенә караган өч авылның (Яңа Имән, Күтәмәле, Буралы Чишмә) зиратларында 1 майда оешкан төстә өмәләр үтте. Өч авылда барлыгы 180 гә якын кеше чыккан иде. Халык үз техникасы һәм моторлы пычкылары белән чыкты. Бик күп күләмдә картайган, корыган агачлар киселде һәм махсус урынга чыгарылды. Зират коймалары буялды....
Яңа Имән авыл җирлегенә караган өч авылның (Яңа Имән, Күтәмәле, Буралы Чишмә) зиратларында 1 майда оешкан төстә өмәләр үтте. Өч авылда барлыгы 180 гә якын кеше чыккан иде. Халык үз техникасы һәм моторлы пычкылары белән чыкты. Бик күп күләмдә картайган, корыган агачлар киселде һәм махсус урынга чыгарылды. Зират коймалары буялды.
"Мәлләнефть" җәмгыятенең генераль директоры Марат Таҗиев буяулар белән тәэмин итте.
Кәүҗияк авыл җирлегендә зиратларны чистарттылар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев