САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа Имәндә Бөек Җиңү көнен бәйрәм иттеләр 

Бүген районның барлык авыл җирлекләрендә Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналар узды.

 Яңа Имән авыл җирлегендә дә бәйрәмне күңел күтәренкелеге белән билгеләп үттеләр. Дәһшәтле сугыш еллары ачысын тойган ветераннарыбызның саны елдан-ел кими. Яңа Имән авыл җирлегендә дә алар икәү генә хәзер. Касыйм абый белән Миннәхмәт абый бәйрәмнең иң зур кунаклары булдылар. Алар һәм тыл ветераннары, бәйрәмдә катнашучылар өчен балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары матур җырлар, дәртле биюләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев, җирлек депутаты Альбина Сабирова, хөрмәтле авылдашлары Ләззәт Әхмәтшин тәбрикләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев