Яңа Имән III дәрәҗәле Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнәчәк
Бүген Дмитрий Медведев "Россиянең иң төзекләндерелгән шәһәр (авыл) җирлеге" Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләргә диплом тапшырачак. Церемониядә төзү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Министры М.А.Мень, региональ хакимият һәм профиль организацияләр вәкилләре катнашачак. Конкурс 6 категория буенча 144 муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелде. Җиңүчеләр арасында безнең район авыл җирлеге дә бар - III дәрәҗәле Диплом һәм...
Бүген Дмитрий Медведев "Россиянең иң төзекләндерелгән шәһәр (авыл) җирлеге" Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләргә диплом тапшырачак.
Церемониядә төзү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Министры М.А.Мень, региональ хакимият һәм профиль организацияләр вәкилләре катнашачак. Конкурс 6 категория буенча 144 муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелде.
Җиңүчеләр арасында безнең район авыл җирлеге дә бар - III дәрәҗәле Диплом һәм акчалата премия белән Яңа Имән авыл җирлеге бүләкләнәчәк.
Мәгълүмәт сайттан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев