САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа Имән авыл җирлегендә халык эшләрдән канәгать +ВИДЕО

Бу хакта авыл халкы исеменнән район, җирлек җитәкчеләренә Гөлүсә апа Маликова рәхмәт сүзләрен ирештерде.

- Җирлек башлыгыбыз, яшь булса да, барлык эшләрне үзе башлап, бергә эшләшеп йөри. Нинди генә гозер белән мөрәҗәгать итсәк тә, мәсьәләне уңай якка хәл итү юлларын эзли башлый. Киләчәктә дә хезмәтендә уңышлар телибез, - диде ул.
Чыннан да, башкарылган эшләр - халык күз алдында. Узган ел ниләр эшләнелгән, быелга тагын нинди эшләр планлаштырыла – боларның барысын да үз чыгышында әйтте Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев. Авыл хуҗалыгы тармагындагы уңышлар хакында “Җәлил” агрофирмасының бүлекчә җитәкчесе Илшат Вәлиев сөйләде. Участок инспекторы Рөстәм Сәлимгәрәев җирлектәге хокук саклау, тәртип турында информация бирде. Җыенда район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм районда узган 2019 елда башкарылган эшләргә тукталды. Авыл китапханәчесе Гөлфирә Хөснуллина, юбилее уңаеннан, район Советының Мактау грамотасына лаек булды.

Альбина Сабирова язмасы, фото һәм видеолары

Реклама

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X