Яңа Имән авыл җирлегендә халык үзен кызыксындырган сорауларга җавап алды
Бүген, 26 гыйнварда, Яңа Имән авыл җирлегендә отчет җыелышы узды. 2015 елда башкарылган эшләр турында җирлек башлыгы Илүс Вахитов чыгышы тыңланды. "Җәлил" агрофирмасы директоры Эдвард Төхбәтуллин, полициянең участок инспекторы Айрат Могыйнов, күзәтчелек хезмәтенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлеге начальнигы Радик Госманов үз юнәлешләрендәге эшләргә, күрсәткечләргә тукталдылар. Җирлек ветераннар советы...
Бүген, 26 гыйнварда, Яңа Имән авыл җирлегендә отчет җыелышы узды. 2015 елда башкарылган эшләр турында җирлек башлыгы Илүс Вахитов чыгышы тыңланды. "Җәлил" агрофирмасы директоры Эдвард Төхбәтуллин, полициянең участок инспекторы Айрат Могыйнов, күзәтчелек хезмәтенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлеге начальнигы Радик Госманов үз юнәлешләрендәге эшләргә, күрсәткечләргә тукталдылар. Җирлек ветераннар советы рәисе Гөлүсә Маликова үз өлкәсенә кагылышлы сораулар буенча чыгыш ясады. Районның социаль-икътисади хәле турындагы доклад белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуртдинов чыкты. Соңыннан халык үзен кызыксындырган сорауларга җавап алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев