САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа Әхмәттә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан төрле чаралар үткәрелә

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Яңа Әхмәт авылында да күп төрле чаралар үткәрелә. Бүген, 13 нче апрель көнне, ветераннар советы рәисе Гөлүсә Ризатдинова, авыл клубы мөдире Алия Фатыйхова, сәнгать җитәкчесе Резедә Нәҗметдинова, техник хезмәткәр Асия Хафизова тыл һәм хезмәт ветераны Өлфәт апа Әхмәтҗанова янында булдылар. Ветеран гаиләдә 9 баланың дүртенчесе...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Яңа Әхмәт авылында да күп төрле чаралар үткәрелә. Бүген, 13 нче апрель көнне, ветераннар советы рәисе Гөлүсә Ризатдинова, авыл клубы мөдире Алия Фатыйхова, сәнгать җитәкчесе Резедә Нәҗметдинова, техник хезмәткәр Асия Хафизова тыл һәм хезмәт ветераны Өлфәт апа Әхмәтҗанова янында булдылар. Ветеран гаиләдә 9 баланың дүртенчесе булып дөньяга килгән. Яшьли колхозда эшли башлый. Траншея казый, орлык ташу, ат белән көлтә чыгаруда эшли, тракторда сабанчы да була. Тормыш иптәше Мисхәт абый белән 2 малай тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә ветеран ялгызы яши. Хәзерге тормыштан канәгать. "Сугыш кына булмасын!" - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев