САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа Әхмәт авылында Шәйхелмәрдән һәм Гөлүсә Ризатдиновлар илле ел бергә гомер кичерәләр

Сарман районы Яңа Әхмәт авылында гомер итүче Шәйхелмәрдән Заман улы белән Гөлүсә Шакир кызы Ризатдиновлар моннан илле ел элек үзләренең гаиләләрен коралар. Шушы олуг юбилейлары белән аларны котларга район җитәкчеләре, кунаклар килде. Район башлыгы исеменнән юбилярларга котлау хаты белән бүләкләр тапшырылды. Алар - гади авыл кешеләре. Тырыш крестьян гаиләсендә туып,...

Сарман районы Яңа Әхмәт авылында гомер итүче Шәйхелмәрдән Заман улы белән Гөлүсә Шакир кызы Ризатдиновлар моннан илле ел элек үзләренең гаиләләрен коралар. Шушы олуг юбилейлары белән аларны котларга район җитәкчеләре, кунаклар килде. Район башлыгы исеменнән юбилярларга котлау хаты белән бүләкләр тапшырылды.

Алар - гади авыл кешеләре. Тырыш крестьян гаиләсендә туып, бөтен көчләрен, акылларын эшкә җигеп, яшьли хезмәт юлларын башлаганнар. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Киң күңелле, ачык йөзле гаилә бүгенге көндә дә тормыш мәшәкатьләренә чумып, балаларының һәм оныкларының шатлыкларына куанып яши. Шәйхелмәрдән абый - безнең газетабызның, җирле радио бүлегенең актив хәбәрчесе дә. Аларга алдагы тормышларында да сәламәтлек, бәхет, күңел тынычлыгы һәм тигезлек теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев