САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа елдан — яңача

2021 елда нинди үзгәрешләр көтә?

Пенсия

Быелдан картлык буенча пенсиягә чыгучылар өчен яңалыклар бар. Лаеклы ялга чыгу яше хатын-кызлар өчен – 56,5 яшь, ә ир-атларга – 61,5 яшь. Пенсиягә чыгу өчен кимендә 12 ел стаж һәм 21 пенсия коэффициенты кирәк. Гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның акчасы 6,3 процентка артачак һәм 17443 сумга җитәчәк. Ә апрельдән социаль пенсия 2,6 процентка индексацияләнер дип көтелә. Хезмәткә түләүнең минималь размеры 1 гыйнвардан хезмәткә түләүнең минималь күләме 5,5 процентка арта. Хәзер ул 12792 сум тәшкил итә. Бу беренче тапкыр эшләүчеләрнең яшәү минимумыннан узып китте. Россиядә бу күрсәткеч – 11653 сум.

Машина йөртүчеләргә

Камера каршында гына акрын барып, аннары тизлекне арттырган очракта да штраф килергә мөмкин. Юлдагы камералар уртача тизлекне исәпли, һәм шуның буенча уртача тизлекне арттырган өчен штраф языла. Түләүле трассада бушлай йөргән өчен җиңел машиналарга – 1500 сум, йөк машиналарына 5 мең сум штраф каралган. Иске машинаны урамда, ишегалларында ташлап калдырган кешеләргә 3 мең сумга кадәр штраф булуы ихтимал. Балалар мәйданчыгында парковка ясаган, ишегалдында машина юган өчен 1-2 мең сум штраф яный.

Маркировка

1 гыйнвардан җиңел сәнәгать товарларын – кием-салым, урын-җир, аш-су, кухня кирәкяракларын мәҗбүри маркировкалау гамәлгә кертелә. Бүгенге көндә дару препаратларына, тәмәке продукциясенә, аяк киеме товарларына, хушбуйга, шина һәм покрышкаларга, фотокамерага, лампага мәҗбүри маркировкалау кертелгән. Тиешле идентификация чараларыннан башка маркировка таләп ителгән товарларны җитештергән, саткан, саклаган, йөрткән, алган өчен административ җаваплылык каралган. 1 гыйнварга кадәр сатылмый калган товаарларны да маркировкалау мөһим. Моның өчен агымдагы елның 1 февраленә кадәр вакыт бирелә.

Янгын куркынычсызлыгы

Агымдагы ел башыннан күпфатирлы йортта яшәүчеләргә чормалар һәм подвалларда шәхси әйберләрен саклау тыела. Аларны остаханә яки склад буларак та кулланырга ярамаячак. Шулай ук балконнарда ачык ут, янган шәмнәр, сүндерелмәгән тәмәке төпчекләре калдыру, подвал тәрәзәләренә рәшәткә кую да рөхсәт ителми, аларның ачылмалы булуы мәҗбүри. Хәтта гомуми балконнарга жалюзи куярга да ярамый. Газ җиһазлары даими күзәтү үтәргә тиешләр. Янгын машиналары туктый торган җиргә машина кую да тыела.

Техосмотр Агымдагы елның

1 мартыннан техник карауның яңа кагыйдәләре барлыкка киләчәк. Барлык башкарылган эшләр фотога төшерелергә тиеш була. Диагностика карталарын тутыру да электрон форматта булачак. Яңа машина хуҗаларына беренче дүрт елда техосмотр үткәрү мәшәкатьләре белән йөрергә туры килмәячәк. Ун елдан соң, бу процедура ике елга бер тапкыр башкарылачак, ә аннан соң инде ел саен техник карауга барырга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев