САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яр Чаллыда "Сарман якташлары" җәмгыяте якташлар очрашуы уздырды

Кичә Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында "Сарман якташлары" җәмгыяте якташлар очрашуы уздырды. Моннан 20 ел элек булган очрашуларны хәзергеләре белән чагыштырырлык түгел: елдан-ел алар җанлана гына баралар. Быел җәмгыятькә яңа җитәкче билгеләнгәч, очрашуның форматы да үзгә булды. Хәзер якташларны барлап, җыеп тору бурычы ТР атказанган артисты Алмаз...

Кичә Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында "Сарман якташлары" җәмгыяте якташлар очрашуы уздырды. Моннан 20 ел элек булган очрашуларны хәзергеләре белән чагыштырырлык түгел: елдан-ел алар җанлана гына баралар. Быел җәмгыятькә яңа җитәкче билгеләнгәч, очрашуның форматы да үзгә булды. Хәзер якташларны барлап, җыеп тору бурычы ТР атказанган артисты Алмаз Ишморатовка йөкләнде.

- Сарманлылар - бигрәк бердәм, тату халык икән, болай заллар тутырып килүче районнар санаулы гына, - диде, очрашуда катнашучыларны сәламләп Яр Чаллының почетлы гражданины Гөлзадә Рзаева.

Чыннан да, очрашу анда катнашкан һәркемнең күңелендә бары матур хатирәләр калдыргандыр. Искиткеч җылы атмосфера, миллилек, туган җиргә, төбәккә карата сугарылган мәхәббәт хисләре һәркемне кичә буе озата барды. Ерак араларны якын итеп кайткан якташ җырчыларыбыз бәйрәмгә күтәренке рух өстәделәр. Яраткан сәнгать осталарыбыз Зөһрә Шәрифуллина, Гөлдания Хәйруллина, Фәридә Сафинаны һәм аның кызы Айсылу Мирхафизанны, Алина Прокофьева һәм Азат Кәримовны, Асия Әхмәтшинаны, Екатеринбургтан кайткан Хәйдәр Гыйльфановны, "Сак-сок" ансамбле солисты Заһир Насыйбуллинны, сарманлыларны якын итеп килгән Фән Вәлиәхмәтовны тамашачы көчле алкышларга күмде, сәхнәгә кабат-кабат чакырды.

Кичә райондашыбыз - ТР атказанган төзүчесе Марат Шакир улы Бибишевның якты истәлегенә багышланды. Якташыбыз хакында бик күп җылы хатирәләр, рәхмәт сүзләре әйтелде. Очрашуда район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева җитәкчелегендәге делегация катнашты. Район һәвәскәрләре чыгышларын да якташларыбыз яратып кабул иттеләр. Очрашуны Сарман кызы Луиза Габидуллина белән Рангазар авылы егете Румил Кәрәмиев алып бардылар.

Тулырак язманы газетабызның киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев